Барлык яңалыклар
Новости
24 ноябрь , 15:37

“Рассвет” терлекчеләре алдында киртәләр юк

“Рассвет” җәмгыятенең Янактай звеносында да  сөтчелек фермасы барлыкка киләчәк

Иштирәк. 24 ноябрь - "Балтач таңнары". “Рассвет” җәмгыятенең Янактай звеносында да  сөтчелек фермасы барлыкка киләчәк.

 Район хуҗалыклары фермалары терлекчелек продукциясен кышкы шартларда җитештерү фронтында уңышлы эшли.  Малларны тукландыру ягыннан  проблема юк. Район буенча шартлы бер баш мал исәбенә утыз  центнердан артык азык берәмлеге булдырылган иде. Тармакның көндәлек эшчәнлегенә караганда, бу көннәрдә район буенча сөт былтыргыга караганда дүрт тоннага  якын күбрәк җитештерелә.

Хуҗалыклар, авыл хуҗалыгы тармакларын хезмәтләндерү оешмалары   җитәкчеләре катнашлыгында узган киңәшмәдә  терлекчелек тармагының ун айдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды, кышкы чорда тармакның тотрыклылыгын тәэмин итү бурычы куелды.

Киңәшмәнең практик өлешендә җитәкчеләр һәм белгечләр “Рассвет” җәмгыяте фермаларында бүгенге эшләр барышы белән таныштылар. Көз айларында ферма территориясе  мал торакларыннан чыгарылган тирестән барлыкка килгән черемәдән арындырылды.

-Терлекчелек тармагы безнең өчен органик ашламалар чыганагы да. Бу эшләрне башкару өчен миллион сумга якын чыгымнар тотындык.  Аның каравы, йөз гектардан артык басуларыбыз сый алды,- хуҗалык җитәкчесе Фидарит Мирһаҗев, тармакның хуҗалык өчен өстәмә отышлы якларын билгеләп.

Нурлыгаян Мирһаҗев  җитәкчелек иткән Иштирәк сөтчелек фермасыннан бүген 1,1 тонна чамасы сөт эшкәртүгә җибәрелә. Ферма кышкы чорда эшли башлагач кына утыз сыер үрчем китергән.

Иштирәк сөтчелек фермасында терлек симертү эшен дә тергезгәннәр. Әлеге вакытта бер торак эчендә уртача 1,5-1,8 центнер авырлыктагы алтмыш терлек тезелешеп тора.   

-Терлек ситмертү төркемнәрен барлык фермаларда да тергезергә кирәк.  Чагыштырып карагыз, бер айлык бозауны сатудан күбрәк акча киләме, әллә ике центнерлы үгез сатудан күбрәк табыш алынамы?  Алдагы көннәрдә моны җайга салачакбыз. Гомумән, яңа елны авыл хуҗалыгы фронтында “Терлекчелек елы” дип игьлан итәчәкбез,-диде район Хакимияте башлыгы  Илгиз Субушев,  алга бурычлар билгеләп.  

“Рассвет” җәмгыятендә  соңгы елларда  малларны лейкоздан арындыру юнәлешендә максатчан эш алып барыла.  Иштирәк сөтчелек фермасында утыз сигез тана аерым асрала.  Шулай ук Краснокама районындагы токымчылык предприятиесеннән алып кайтылган 74 баш тана да башка терлекләр белән катнаштырылмый. Читтән кайтарылган таналар Янактай  авылындагы элекке дуңгызчылык фермасында урнаштырылган. Әле биредәге мал торагын сөтчелек  фермасы итеп үзгәртү юнәлешендә эш алып барыла.

-Тагын да токымлы таналар сатып алып, биредә терлекләр санын йөз илле башка җиткерергә исәп,-ди хуҗалык җитәкчесе алга максатлары белән уртаклашып.     

 

Автор:Дамир Хайртдинов
Читайте нас в