Балтач үзәк район китапханәсендә “Кышкы юл озын иде” дигән китабымны тәкъдим итү кичәсе үтте.
Кичә “Казан утлары”, "Мәдәни җомга", "Безнең мирас" басмалары мөхәррәрләре Рөстәм Галиуллин, Вахит Имамов, Ләбиб Лерон, "Татар-Информ" мәгълүмат агентлыгы хезмәткәре Зилә Мөбәрәкшина катнашында узды.
Китап нәшер итү билгеле чыгымнар таләп иткән заманда иҗатымны бәһалап, туплап, укучыга аерым басма итеп әзерләп тәкъдим иткән “Казан утлары” журналы редакциясенә, аның редакторы Рөстәм Галиуллинга, иҗади хезмәткәрләргә олы рәхмәтемне белдерәм!
Кичә барышында шатлыгымны уртаклашкан, чараны үзләренең җылы, матур сүзләре белән баеткын, тулы иткән чыгыш ясаучылар — мине редакциягә эшкә алган беренче редакторым, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Марс Шәрипов, әлеге редактор, Башкортстанның атказанган матбугат хезмәткәре Рөстәм Вәлиев, Рәфис Шәйхәйдаров, классташым Илгиз Рәхимҗанов, авылдашларым Асия Мостафина, Гөлчибәр Әхмәтгалиева, Венария Вәлиева, бертуган абыем, хезмәттәшем, республиканың атказанган матбугат хезмәткәре Дамир абый Хәйртдиновларга зур рәхмәт!
Китап туема матур презентация әзерләп, аны үзләре язган сценарий буенча алып барган китапханәчеләр — Зилә Сәитова, Гүзәл Камалтдинова, чараны оештыруда һәм үткәрүдә зур ярдәм кулы сузган китапханә директоры Әлфидә Муллагалиева, район мәдәният бүлеге начальнигы Дамир Хәмәтовның үз эшләренең осталары булуына кат-кат инандым, соклану хисләре кичердем. Мондый кешеләр белән нинди генә чара да кабатланмас, истә калырлык шартларда үтә. Тәҗрибәгез, талантыгыз, осталыгыгыз алдында баш иям!
Кичәне районыбызның мәшһүр баянчысы Шаһит Фәрхуллинның баян моңнары озатуында Дамир Хәмәтов башкарган “Гармунчыга” җыры, Казаннан килгән кунак Зилә Мөбәрәкшинаның музыкаль сәламе һәм авылдашларым — көнтүгешлеләр Асия Мостафина белән Гөлчибәр Әхмәтгалиеваның дуэты тулыландырды. Китапханәнең аерылгысыз дусты, иҗат сөйгән райондашыбыз Фәнәзия Вәлиева “Кышкы юл озын иде” повестеннан өзекне дулкынландырырлык итеп укыды.
Кичә барышында үземнең адреска әйтелгән җылы сүзләр, багланган өметләр тагын да укымлырак әсәрләр иҗат итәргә әйди. Иҗатта сайлаган үз юлымда очраган үзенчәлекле сюжетларга корылган әсәрләремне укучылар бар. Алар миннән яңа укымлы әйберләр көтә. Ышанычыгызны акларга тырышырмын, дуслар! Дөньялар имин булсын, сау-сәламәт булыйк!