Барлык яңалыклар
Новости
24 ноябрь , 09:45

Путин Әрмәнстан белән Әзербайҗан арасында тынычлык килешүенә өмет белдерде

Россия Президенты Владимир Путин Әрмәнстан һәм Әзербайҗан тынычлык килешүе төзи алыр дип өметләнә.

Бу хакта ул Еревандагы күмәк куркынычсызлык турындагы Шартнамәне оештыруның коллектив Куркынычсызлык Советы сессиясендә белдерде, дип хәбәр итә Кремльнең Матбугат хезмәте.

Путин октябрьдә Сочида узган Әзербайҗан Президенты Илһам Алиев һәм премьер-министр Никол Пашинян белән очрашуны уңай бәяләде. «Иң мөһиме, уртак белдерүдә өч яклы килешүләргә тугрылык расланган иде, алар моңа кадәр 2020 һәм 2021 елда ирешелгән иде. <...> Әлеге килешүләрне чикне бүлешү, транспорт коммуникацияләрен ачу, гуманитар проблемаларны хәл итү мәсьәләләрендә эзлекле рәвештә генә Әрмәнстан һәм Әзербайҗан мөнәсәбәтләрен тотрыклы нормалаштыруга ирешеп була, — дип ассызыклады Президент. — Бу ахыр чиктә Ереван белән Баку арасында тынычлык килешүе төзергә мөмкинлек бирер дип өметләнәбез».

РБК.Ру

Фото: Артем Микрюков / Reuters

Автор:
Читайте нас в