Барлык яңалыклар
Новости
24 ноябрь , 17:00

"Москвич"ның яңасы нинди булачагы билгеле

Мәскәүнең «Москвич» автозаводында  "Москвич 3” кроссоверын чыгара башлаганнар

"Москвич"ның яңасы нинди булачагы билгеле
"Москвич"ның яңасы нинди булачагы билгеле

 Мәскәү. 24 ноябрь - "Балтач таңнары". Мәскәүнең «Москвич» автозаводында  "Москвич 3” кроссоверын чыгара башлаганнар.

«Москвич» автозаводында   " Москвич 3” кроссоверы серияле производствога  куелган. Бу 20 ел  тәнәфестән соң  конвейерның эшкә кушылуы.

"Москвич 3" - Кытай JAC JS4 кроссоверының " руслаштырылган”  версиясе.

 Автомобиль 1,5 литрлы бензин турбомотор (егәрлеге 150 ат көче, әйләнеш моменты 210 н•м), шулай ук CVT автоматик тапшыру яки алты баскычлы механик КПП белән җиһазландырылган.

Ел ахырына кадәр 600 автомобиль чыгару планлаштырыла, шуларның 200е электр («Москвич 3е») булачак.

Мәскәү мэры Сергей Собянин белдерүенчә, «Москвич» ны Мәскәүдә һәм ҮФОта декабрьдә үк сатып алырга мөмкин булачак.

 

Автор:
Читайте нас в