Барлык яңалыклар
Новости
24 ноябрь , 11:25

Кеше авыр чакта сынала...

Махсус хәрби операциядә катнашып каты яраланган Нөркә авылы егетенең анасы ярдәм кулы сузучыларга ихлас рәхмәтле.

Кеше авыр чакта сынала...
Кеше авыр чакта сынала...

 

Махсус хәрби операциядә катнашып каты яраланган Нөркә авылы егетенең анасы ярдәм кулы сузучыларга ихлас рәхмәтле.

Бәла агач башыннан йөрми, кеше башыннан йөри, дип бер дә юкка гына әйтмәгәннәр. Бу  безне дә урап үтмәде. Нөркә авылында туып-үскән, армия сафларында Мурманск шәһәрендә хезмәт итеп контракт белән шул ук частьтә хезмәтен дәвам итүче улыбыз Динис Филүс  улы Хәйруллин махсус хәрби операциядә катнаша һәм каты яралана. Бу хәбәрне ишетү безнең өчен бик авыр булды. Бер ай бала белән элемтәдә була алмадык. Исән булуы турында хәбәр алгач тиз арада бала янына кузгалдык. Бүгенге көндә Мәскәү өлкәсендә хәрби госпитальдә дәвалану курсы үтә. Улыбыз 5-6 катлаулы операция кичерде, әле тагын да операцияләр булачак. Яныбызда улыбызны исән-сау күрү, үзе зур бәхет. Ул көнне якынайту өчен без әлегә  чиратлашып газизебез янында булырга мәҗбүрбез.

Шундый авыр чакта гаиләбезгә терәк булган, ярдәмгә килгән район Хакимиятенә, Нөркә авыл биләмәсе җитәкчелегенә, хезмәттәшләремә, туганнарыма, апага һәм аның кызларына, Яр Чаллы шәһәрендә, Казахстанда  яшәгән апа-абыйларга, сыйныфташларыма чын күңелдән рәхмәтемне җиткерәсем килә. Берегезгә дә бала кайгылары күрергә язмасын. Кайгы-хәсрәт урап узсын үзегезне. Аллаһы Тәгала сакласын! Барлык якыннарыбыз исеменнән Динис Хәйруллинның әнисе Илсөяр.

Автор:
Читайте нас в