Барлык яңалыклар
Новости
24 ноябрь 2022, 14:29

Башкортстанда " Чыршы-2022" операциясе старт алды

Башкортстанда 21 ноябрьдән  31 декабрьгә кадәр "Чыршы-2022" операциясе узачак

Башкортстанда " Чыршы-2022" операциясе старт алды
Башкортстанда " Чыршы-2022" операциясе старт алды

Иске Балтач. 24 ноябрь - "Балтач таңнары". Башкортстанда 21 ноябрьдән  31 декабрьгә кадәр "Чыршы-2022" операциясе узачак.

Башкортстан Республикасында  яжа ел алдыннан чыршыларны  законсыз кисүдән саклау буенча "Урманнарны саклау" төбәк проектын ("Экология" милли проекты) гамәлгә ашыру кысаларында традицион " Чыршы-2022»   операциясе старт алды. Ул 2022 елның 21 ноябреннән 31 декабренә кадәр узачак.

Бу чорда дәүләт урман инспекторлары, хокук саклау органнарындагы коллегалары белән берлектә, яшь чыршыларны кисү тәртибен  бозауларны профилактикалау  максатында  урманнарны тәүлек буе патрульләү  оештырыла, гомуми файдаланудагы юлларда, шулай ук урман массивларыннан   чыршы продукциясен ташуны контрольдә тоту өчен  стационар постлар булдырачаклар. Моннан тыш, чыршылар сату урыннарында системалы рейдлар узачак.

- Гамәлдәге законнар нигезендә яңа ел чыршысын законсыз кисү өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы карала. Гражданнар өчен административ штрафлар күләме  өч-мең мең сумга кадәр, вазифалы затлар өчен 20дән 40 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 200дән 300 мең сумга кадәр тәшкил итә, - дип  белдергән Башкортостан Республикасы Урман хуҗалыгы министры урынбасары Юнир Садыйков. - Штрафлардан тыш, хокук бозучы урман фондына китерелгән зыянны капларга тиеш. Зыян суммасы биш мең сум яки аннан да күбрәк булса, хокук бозучының гамәлләре РФ Җинаять кодексының 260 нчы маддәсендә каралган «Урман үсентеләрен законсыз кисү»җинаять җаваплылыгына тартыла. Бу  статья таләбен бозган кеше  алты елга кадәр иректән мәхрүм ителергә мөмкин.

 

Автор:
Читайте нас в