Барлык яңалыклар
Новости
23 ноябрь , 15:00

Уфа – Инҗәр – Белорет трассасында водитель кыен хәлдә калган

Башкорстан җирлегендәге юлда Чиләбе өлкәсе водлителе туңа язган. Аңа ЮХИДИ инспекторлары ярдәмгә килгән

Уфа – Инҗәр – Белорет трассасында водитель кыен хәлдә калган
Уфа – Инҗәр – Белорет трассасында водитель кыен хәлдә калган

Белорет.23 ноябрь - "Балтач таңнары". Башкорстан җирлегендәге юлда Чиләбе өлкәсе водлителе туңа язган. Аңа ЮХИДИ инспекторлары ярдәмгә килгән.

 

Чиләбе өлкәсендә яшәүче ВАЗ-2109 автомашинасы белән идарә иткән егет, автомашинасының бензины бетү сәбәпле, трассада   туктап калган. Узып баручы автомобильләрне туктатырга омтылу  нәтиҗә би рмәгән.  25 яшьлек иргә төнне  салкын  машинада  эчкендә уздырырга туры килә, ди п хәбәр  итә БР буенча Эчке эшләр министрлыгының Матбугат хезмәте.

Уфа – Инзер – Белорецк трассасында патрульлек итү вакытында полиция лейтенанты Радмир Хәмзин һәм полициянең кече лейтенанты Рафис Дәүләтов  юл буенда тауктаган тугызынчы модельдәге  ВАЗ автомашинасын күреп калалар. Машина пыялалары  туңганиде, салонда кеше бар. Шофер, полицейскийларны күреп, чыгарга  маташа, тик төнлә шулкадәр туңган  ки, ул, хәтта, хәрәкәтләнә  алмый диярлек – ул кулларын да, аякларын да тоймый.

Автоинспекторлар зыян күрүчене кичекмәстән патруль машинасына күчереп утыртып, хастаханәгә озаталар. Табиблар җитди гипотермия диагнозы куйган. Хәзер  аның гомере куркыныч  астында түгел.

Автор:
Читайте нас в