Барлык яңалыклар
Новости
23 ноябрь , 20:24

Балтачта җирле авторның яңа китабын тәкъдир итү кичәсе узды

Балтач   үзәк район китапханәсендә   җирле  язучы Аида Хәйртдинованың,  "Казан утлары" журналы нәшрияты бастырып чыгарган "Кышкы юл озын иде" китабын тәкъдир итүгә багышланган , "Үз юлымнан барам" дип аталган кичә узды.

Балтачта җирле авторның яңа китабын  тәкъдир итү кичәсе узды
Балтачта җирле авторның яңа китабын тәкъдир итү кичәсе узды

 Иске Балтач. 23 ноябрь - "Балтач таңнары". Балтач   үзәк район китапханәсендә   җирле  язучы  Аида Хәйртдинованың,  "Казан утлары" журналы нәшрияты бастырып чыгарган  "Кышкы юл озын иде" китабын тәкъдир итүгә багышланган , "Үз юлымнан барам" дип аталган кичә узды.

 Очрашуга  проза әсәрләрен  сөючеләр һәм китапханә укучылары җыелды.

Кичәне алып баручы – китапханә хезмәткәре Зилә Сәитова  тамашачыларны  авторның    иҗади юлы белән таныштырды. Сүз остасы Фәнәзия Вәлиева "Кышкы юл озын иде"  повестеннән  монологны укып ишеттерде. Әсәрдә сүз   егерме ел чит тарафларда яшәп, күп газаплар  чикккән Кәримә исемле илаһи зат турында бара.

-Әсәрнең сюжетын унсигез яшемдә алдыма алдым һәм егерме ике ел күңелем аша үткәреп, кырык яшемдә язарга тотындым. Ике ай эчендә повесть әзер иде,- ди автор, әсәрнең тарихы белән таныштырып.

Автор билгеләвенчә, "Кышкы юл озын иде"   повестенә кергән хикәяләрнең сюжетлары тормыштан алынган.
Кичәдә Балтач район газетасының элекке мөхәррире  Марс Шәрпипов Аида Хәйртдинованың иҗатка ничек килүе, яшьтән үк каләме өметле булуы, 1990 елларда ук аның алда  язучы булачагына  иманы камил булуы турында сөйләде.  
Авторның иҗатына карата газетаның бүгенге мөхәррире Рөстәм Вәлиев та тәэссоратлары белән уртаклашты.  Язганыңны укыйлар, китаплар сатыла икән, полиграфия продукциясенә ихтыяҗ бар, димәк.
Кичә 'Казан утлары, "Мәдәни җомга", "Безнең мирас" басмалары мөхәррәрләре Рөстәм Галиуллин, Вахит Имамов, Ләбиб Лерон, "Татар-Информ" мәгълүмат агентлыгы хезмәткәре Зилә Мөбәрәкшина катнашында узды.
 “Безнең мирас” журналы мөхәррире Ләбиб Лерон билгеләвенчә, “Казан утлары”  журналында әсәр бастыруга ирешү зур казаныш. Чөнки анда  басыласы язма бик “вак иләк” аша уза. Анда әсәр бастыруга ирешкәннәр кыю рәвештә язучылар берлеге әгъзалыгына юллама ала. Шунысы куанычлы, “Казан утлары”  журналы битләрендә Башкортстаннан өметле язучылар иҗатына урын  бирелә.

-Башкортстан Татарстанга иҗатчылар бүләк иткән төп төбәкләрнең берсе. Соңгы вакытта үзебезнең журнал нәшриятында ай саен бер китап бастырабыз. Инде уналты китап бастырып чыгардык. “Казан утлары” Россиядә йөз еллык тарихы булган, туктаусыз басылган уникаль басма диде,-басманыың баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин, өметле язуыларга журнал битәрендә арытабан да урын бүленәчәген билгеләп

Басма авыр сугыш елларында да нәшер ителүдән туктамаган. 1941 елда ул 2500 экземплярда таратылса, 1945 елда аның тиражы ун мең данәгә җиткән.
Автор иҗатына бик күп җылы сүзәр яңгырады кичәдә.

-Аида белән без классташлар. Аның шушы китабында мәктәп тормышындагы бер вакыйга да урын алган. “Кул сәгате” хикәясендәге төп герой- мин,- диде Илгиз Рәхимҗанов, авторга киләчәктә уңышлар теләп.

Район мәдәният бүлеге начальнигы Дамир Хәмәтов, авылдашлары Асия Мостафина һәм Гөлчибәр Ахмәтгалиева, “Татар-Информ” мәгълүмат агентлыгы  хезмәткәре Зилә Мөбәрәкшина  авторга теләкләрен җырга кушып җиткерделәр.
Кичә ахырында автор яңа гына “табадан төшкән” китабын автографы белән китап сөючеләргә өләште.
Әлфидә Муллагалиева җитәкчелегендәге китапханә хезмәткәрләре авторның иҗатына багышланган күргәзмә дә туплады.  

Балтачта җирле авторның яңа китабын  тәкъдир итү кичәсе узды
Балтачта җирле авторның яңа китабын  тәкъдир итү кичәсе узды
Балтачта җирле авторның яңа китабын  тәкъдир итү кичәсе узды
Балтачта җирле авторның яңа китабын  тәкъдир итү кичәсе узды
Балтачта җирле авторның яңа китабын тәкъдир итү кичәсе узды
Автор:Дамир Хайртдинов
Читайте нас в