Барлык яңалыклар
Новости
23 ноябрь , 10:54

Балтач шәйморатовчылары хәйрия ярдәме күрсәтте

Балтач районыннан махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләрнең гаиләләренә хәйрия ярдәме күрсәтелә.

Иске Балтач авылыннан махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетнең гаиләсен ирекмәннәр утын белән тәэмин иттеләр.

Хәйриячеләр китергән биш кубометр утынны  Иске Балтач авыл биләмәсе шәйморатовчылары Ирек Хәйдаров, Фәрдәт Саяфетдинов, Ришат Баутдинов хәрбинең гаиләсенә кертеп өеп бирделәр.

—Якташларыбыз исән-сау әйләнеп кайтсыннар. Без күрсәткән ярдәм гаилә әгъзаларының да җаннарына тынычлык өстәсен. Яхшы хәбәрләр генә ишетеп яшәсәк, җирдә тынычлык урнашса иде, — ди шәйморатовчылар.

Илнур Сираев фотолары

Балтач шәйморатовчылары хәйрия ярдәме күрсәтте
Балтач шәйморатовчылары хәйрия ярдәме күрсәтте
Балтач шәйморатовчылары хәйрия ярдәме күрсәтте
Балтач шәйморатовчылары хәйрия ярдәме күрсәтте
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас в