Барлык яңалыклар
Новости
23 ноябрь , 12:00

Бөредә Агыйдел елгасы аша күпер барлыкка килергә мөмкин

Бөре шәһәре төбәгендә Агыйдел елгасы аша күпер төзү өчен 7,2 мидлиард сум акча кирәк

Бөредә  Агыйдел елгасы аша күпер барлыкка килергә мөмкин
Бөредә Агыйдел елгасы аша күпер барлыкка килергә мөмкин

Бөре. 23 ноябрь - "Балтач таңнары". Бөре шәһәре төбәгендә Агыйдел елгасы аша күпер төзү өчен 7,2 мидлиард сум акча кирәк.

 

Бөре шәһәре янында Агыйдел  елгасы  ярлары арасындагы бәйләнеш тагын тукталды. Понтон күпере кыш алдыннан сүттеләр.   Ә Агыйдел аръягында яшәүчеләр  Бөре төбәгендә ел әйләнәсенә файдалана алырлык  стационар  күпер кайчан барлыкка килер икән, дип уйланудан туктамый.  

Бу сорауга Башкортстан Республикасы юл хуҗалыгы идаресеннән  Бөре  район хакимиятенә җавап килгән:

- Чыннан да,  Агыйдел елгасы  аша күпер кирәк. Башкортстан Республикасы Транспорт министрлыгының  мәгълүматлары буенча, Кушнарен һәм Бөре  районнарында Агыйдел  елгасы аша күпер төзү планлаштырыла. Әлеге күпер төзелешенә дәүләт экспертизасының уңай бәяләмәсе белән проект документлары бар. Төзелеш-монтаж эшләренең бәясе 7,2 мидлиард сум тәшкил итә. Күпер төзелеше мәсьәләсе өстәмә акчалар бүленгән очракта  каралачак. Әлегә  финанслау чыганагы билгеләнмәгән.

Димәк, тагын да бераз түзәргә туры килә.

Автор:
Читайте нас в