Мумбаи . 22 ноябрь - "Балтач таңнары". Һиндстанның Мумбаи шәһәрендә табиблар 13 яшьлек кызның ашказаныннан регби тубы кадәр, 1,2 килограмм авырлыкта, укмашкан чәч шарын алган.
Кызның әти-әнисе сөйләвенчә, ул җиде ел дәвамында үз чәчләрен ашаган һәм тырнакларын кимергән.
Мондый тайпылышлар Рапунзель синдромы дип атала һәм ул кызларда, малайларга караганда, еш очрый. Чәч үзләштерелмәгәнгә күрә , алар ашказанында җыелалар һәм эчәкләр авыртуына китерә.
Табиблар сәгать ярым хирургия операциясе барышында пациентканың ашказаныннан чәч шарын чыгарган.