Аскын. 22 ноябрь - "Балтач таңнары". Аскын районынан тагын бер ирекмәненең МХО кырларындагы батырлыгы турында хәбәр килгән.
Сугыш кырларыннан республикадан сугышчыларның батырлыклары турында яңалыклар килә, дип язган Аскын районы хакимияте башлыгы Динис Йосыпов үзенең Телеграм-каналында. Алар арасында Аскын районында яшәүчеләр дә бар. Үзәк телевидениенең "Геройлар вакыты" проектында сержант Наил Зәбиров батырлыгы турындла сөйләделәр. Ул Достовалов исемендәге батальонның миномет батареясы взводы командиры урынбасары булып хезмәт итә.
Бер алышта взводтан бер миномет расчеты атып, игътибарны үзенә җәлеп итә, калганнары билгеләнгән нокталарны утка тота.
Сержант Наил Зәбировның хәйләкәр маневры нәтиҗәсендә, каршы якның өч танкы, танк өчен кирә-якраклар склады, өч миномет расчеты юк ителә.