Иске Балтач авылында яшәүче Лидия Сафарова МХОда катнашучы якташ ир-егетләр өчен 25 пар бияләй текте.
“Солдатлар бияләйләргә бик мохтаҗ. Мин үзем үрнәкләр ясадым. Аны теләге булган һәр кеше тегә ала, иң мөһиме — аның машинасы булсын. Кешеләр хәзер борчылу кичерә, борчылуны җиңеләйтә торган, берләштерүче максат кирәк. Сугышчыларыбызга ярдәм итәргә кирәк”, - дип сөйли Лидия Хаҗиәхмәт кызы.
Шулай ук гуманитар ярдәмне җылы чалбар, оекбаш, бияләйләр, свитерлар, кирәк-яраклар, акча рәвешендә җыйган Текән авылы халкын да билгеләп үтәсе килә.
Без, Балтач районында Гаилә хезмәте хезмәткәрләре, читтә калган битараф булмаган кешеләргә чын күңелдән рәхмәт белдерәбез! Бергә булганда без җиңәчәкбез!
*Мәгълүматны “Балтач таңнары” гәзите сайтына сылтамасыз куллану тыела