Иске Балтач. 17 ноябрь - "Балтач таңнары". Балтач районы аграрийлары агымдагы чорда ике миллиард җиде йөз миллион сумлык авыл хуҗалыгы продуциясе җитештергән. Бүген, 17 ноябрь көнне районның авыл эшчәннәрен хөрмәтләү тантанасы узды.
-Авыл эшчәннәренең ирешкән уңышлары районыбыз горурлыгын арттыра, уңганнарны данга күмә,-дигән сүзләрдән башланды тантана.
Шулай дип әйтерлек тә, аграр сәнәгать комплексы өлкәсендә районыбыз, хуҗалыклар җитәкчеләренең йөзе кызарырлык түгел. Соңгы елларда алдынгы технологияләр куллану нәтиҗәсендә, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча районыбыз республикада алдынгылар исәбендә. Агымдагы тугыз айда ирешкән уңышлар буенча быел Балтач районы республиканың төньяк-урман дала зонасында беренче урынны урынны яулады
Игенчелек тармагында көзге эшләр тәмамлангач, шулай ук терлекчелек тармагы кышкы шартларда продукция җитештерү чорына аяк баскан көннәрдә аграр сәнәгать комплексы сезон эшләренә йомгак ясый, уңышларын барлый, алдынгыларын хөрмәтли. Ә авыл эшчәннәре – районыбыз горурлыгы, чөнки төбәкнең икътисадыдын төп нигезен агросәнәгать комплексы тәшкил итә.
Авыл хуҗалыгы тармаклары эшчәннәренең максатка омтылучанлыгы нәтиҗәсендә продукция җитештерү буенча районыбыз республикада билгеле урын тота Җиденче ел рәттән безнең район аграр сәнәгать комплексы өлкәсендәге нәтиҗәләре буенча республиканың төньяк-көнчыгыш төбәкләре арасында призлы урыннарда урыннарда килә. Быел районыбыз ундүрт район арасында беренче урынга чыкты һәм Республика Хөкүмәте дипломы белән бүләкләнде.
Шулай ук районда авыл хуҗалыгы юнәлешендә милли проенктлар тормышка ашырыла. Соңгы елларда гына төрле программалар буенча 92 миллион сум күләмендә дәүләт ярдәме күрсәтелгән.
Башкортстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекчелек һәм терлек азыгы җитештерү бүлеге мөдире Азат Мөхәмәтшин билгеләвенчә, республика аграрийлары агымдагы тугыз айда 185 миллиард сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештергән. Производство индексы 118 процент тәшкил итә. Соңгы утыз елында беренче тапкыр республика басуларыннан биш миллион тоннадан артык ашлык җыеп алынды. Үсемлекчелек тармагы күрсәткечләре буенча безнең республика Россиядә тугызынчы урында. Ил буенча җитештерелгән барлык ашлыкның 39 проценты Башкортстан аграрийлары өлешенә туры килә.
Тантанада балтачлыларны Башкортстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе начальнигы урынбасары Илһам Шакиров, “Россельхозцентр”ның Башкортстан филиалы җитәкчесе Айдар Хәмәтшин да тәбрикләделәр. Айдар Хәмәтшин “Россельхозцентр”ның Балтач референт үзәгенә “Лада-Гранта” автомашинасы бүләк итте.
Бүләкләнүчеләр күп булды бу тантанада. “Рассвет” җәмгыяте директоры Фидарит Мирһаҗев, Түбән Сикияз ветеринария участогы фельдшеры Илдар Сафиуллин-Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы Мактау грамотасы, “Мичуринский” җәмгыяте механизаторы Илдар Вәлиев, “Дилмиев индивидуаль предприятиесе” механизатолры Радик Закиров, “Луч” җәмгыяте савучысы Динара Зайдуганова, “Восток” җәмгыяте терлекчесе Евгений Минулов, индивидуаль эшкуар Роберт Хаҗимәрданов Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы Мактиау грамоталары белән бүләкләнделәр.
Шулай ук хезмәттә югары уңышларга ирешкән һәм һөнәри осталык күрсәткән өчен бер төркем алдынгылар район Хакимияте Мактау грамоталарына, истәлекле бүләкләренә лаек булдылар.
Һәр елдагыча бу тантанада да үсемлекчелек, терлекчеле тармагы йомгаклары буенча лидер хуҗалыклар билгеләнде. Игенчелек тармагында иң югары нәтиҗәләргә ”Правда” җәмгыяте, Дильмиев индивидуаль предприятиесе, “Фрунзе ” җәмгыяте ирешкән. Ә “АгроПрофи”, “Рассвет”, “Луч” җәмгыятьләре терлекчелек тармагындагы уңышлары белән район икътисадын үстерүгә аеруча өлеш керткән хуҗалыклар исәбендә.
Тантана үзешчән сәнгать осталарының “Дан сиңа, дан игенче!” җыры белән озатылган музыкаль композициядән башланды. Бүләкләү церемониясеннән соң бәйрәм хуҗалары өчен сәхнәдән үзешчән сәнгать осталарыны моңлы җырлары яңгырады. Шулай ук дәртле биюләрне тамаша кылдылар.