Песков Путинның ДНР һәм ЛНР студентларын демобилизацияләргә кушуын әйтте.
ДНР башлыгы Денис Пушилин республикада элек студентларның мобилизацияләнүен раслады, һәм алар фронттан кайтып укуларын дәвам итүләре өчен чыгыш ясалы.
Президент Владимир Путин хезмәткә чакырылган Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан студентларны демобилизацияләүне йөкләде, дип хәбәр итте ТАССка президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков.
“Әлеге вакытта Халык милициясе көчләре Россия составына ДНР һәм ЛНР кергәннән соң РФ Кораллы Көчләренә интеграцияләнгән. Путин студентларны демобилизацияләүне үткәрергә һәм аларны уку урынына кире кайтаруны оештырырга кушты”, - диде ул.
Чыганак: РБК.Ру
Фото: Егор Алеев / ТАСС