Пензада хәрби күнегүләр үткән Балтач ир-егетләре тиздән МХОга юлланачак.
Биредә мотоукчылар полкында хәрби эзерлек үтә ир-егетләр. Күптән түгел район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев гуманитар ярдәм илтеп яугир ир-егетләр янында булып кайткан.
—Без туган ягыбыз, туган – үскән җиребез даны, тынычлыгы өчен кулыбызга корал тотып хәрби әзерлеккә бастык. Безне онытмагыз! Алла боерса, шатлык белән кайтырбыз! Көтегез! Бар да яхшы булыр! Туган якларыбызга кайнар сәламнәребезне юллыйбыз, — ди якташларыбыз.
Сугыш шартларына яраклашу әзерлеге курслары үткән ир-егетләребез исәнлеге өчен догада торыйк! Исән-имин әйләнеп кайтсыннар!
Фото: РИА ПО