Ялгызнарат. 13 ноябрь -"балтач таңнары". Тәтешле районында моннан берничә көн элек аю эзләренә тап булганнар.
Тәтешле районында олы юл аша кисеп чыккан аю эзләрен сурәтләгән видеоны социаль челтәргә 31 октбрь көнне урнаштырганнар.
Кадрлардан күренүенчә, бу хәлне юлчылар видеога төшереп алган. Карда зур аю эзләре.
-Минем итек 45нче үлчәмдә,-ди видео авторларының берсе, итеген аю эзе белән чыгыштырып. Аю эзе нәкъ аның итек эзе кадәр.
Видео төшерелгән урын Балтач районыннан ерак түгел.
-Менә бу якта Сикияз, бу якта Хәмит авыл (Ялгызнарат). Бу әле генә юл аша чыгып киткән. Әле сәгать ун тула,-ди кадр артында бер ир.- Үзен күргәнем юк,мэзен булса да күрдем ичмасам,-дип тә өсти.
Көннәр җылы торды. Аюлар йокыга талып өлгермәгән әле, күрәсең.