Барлык яңалыклар
Новости
13 ноябрь 2022, 14:08

Кубиязда Россия Герое бар

Аскын районы Күбияз авылыннан өлкән лейтенант Рәсүл Кашапов МХОда күрсәткән батырлыгы өчен Россия Герое исеменә даек булган  

Кубиязда Россия Герое бар
Кубиязда Россия Герое бар

   Аскын. 13 ноябрь -"Блтаач таңнары". Аскын районы Күбияз авылыннан өлкән лейтенант Рәсүл Кашапов МХОда күрсәткән батырлыгы өчен Россия Герое исеменә даек булган.

 

Бу хакта Аскын районы хакимияте башлыгы Динис Йоспов үзенең  Телеграм-каналында уртаклашкан.  

 Рәсүл Кашапов  махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән   үк ватан сагында.

Мәгълүм булуынча, алгы сызыкта Рәсүл Кашапов җитәкчелегендәге танк взводы дошман һөҗүмен туктата һәм нацистларны артка чигенергә мәҗбүр итә.  Фронтта күрсәткән батырлыгы өчен Россия Президенты указы белән Россия Герое исеме белән  бүләкләнә. Батыр егетне өендә хатыны һәм  бәләкәч улы көтә.
Хәрби тормышына кадәр Рәсүл үзешчән сәнгатьтә актив катнашкан. “Энҗеләр” төркемендә биегән. Мәктәптән соң Казан югары танк училищесына укырга кергән.  Уку йортын тәмамлап, танк взводы командиры белгечлегенә ия булганнан соң, көнчыгыш хәрби  округына  җибәрелгән.  

Автор:
Читайте нас: