Бөре. 13 ноябрь - "Балтач таңнары". Балтачтан йөз чакрым ераклыкта өч автомашина бәрелешүдән бер кеше һәлак булган, биш кеше җәрәхәтләнгән
Уфа-Яңавыл юлының 95нче километрнда кеше үлеме белән тәмамланган авария теркәлгән.
Тикшерү фаразлары буенча "Хундай Элантра", "КИА Рио" һәм "Хендай Акцент"автомобильләре бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә "Хундай Элантра" водителе алган җәрәхәтләрдән вакыйга урынында һәлак булган. Калган машиналардагы төрле җәрәхәтлә алган биш кешене больницага салганнар.
Һәлакәт урынында Дәүләт автоинспекциясе һәм башка ашыгыч ярдәм хезмәтләре хезмәткәрләре эшли. Авария сәбәпләре ачыклана