Барлык яңалыклар
Новости
3 ноябрь 2022, 08:30

Нөркә авылы халкы ППМИ-2023тә катнашырга тели

Яңа программа чикләрендә хәл итәсе мәсьәләне дә билгеләгәннәр алар.

Нөркә авылы халкы ППМИ-2023тә катнашырга тели
Нөркә авылы халкы ППМИ-2023тә катнашырга тели

 

Яңа программа чикләрендә хәл итәсе мәсьәләне дә билгеләгәннәр алар.

Урындагы башлангычларны яклау программасында катнашып авыл биләмәләрендә күп кенә эшләр тормышка ашырыла. Безнең Нөркә авыл биләмәсендә дә зиратлар төзекләндерелде,  юл салынды, обелиск төзелде. Шушы көннәрдә Нөркә авылында әлеге программада катнашу мәсьәләсе буенча беренче җыелыш үтте. Программаны тормышка ашыру шартлары белән авыл халкы таныш, шунлыктан  бертавыштан су торбаларын алыштыру мәсьәләсен куйды һәм катнашырга теләк белдерде. Чөнки бу күптән борчыган мәсьәләс инде. 1970нче елда салынган торбалар яраксыз хәлдә, бик еш тишелә. Ә сусыз бер көн дә яшәп булмый. Авылларда яшәүче халык мәнфәгатен кайгырткан программаның булуына без бик шатбыз һәм бик теләп катнашабыз. Киләчәктә дә  күп кенә эшләр башкарылыр дигән якты ышанычта калабыз.

Флидә Гыйндуллина, авыл биләмәсе башлыгы

Нөркә авылы халкы ППМИ-2023тә катнашырга тели
Нөркә авылы халкы ППМИ-2023тә катнашырга тели
Нөркә авылы халкы ППМИ-2023тә катнашырга тели
Нөркә авылы халкы ППМИ-2023тә катнашырга тели
Автор: Аида Хайртдинова
Читайте нас