Барлык яңалыклар
Новости
1 октябрь 2022, 07:00

Балтач ветеринария станциясендә өлкәннәр олы таяныч

Балтач районы дәүләт ветеринария системасында остазларга хөрмәт белән карыйлар

Балтач ветеринария станциясендә өлкәннәр олы таяныч
Балтач ветеринария станциясендә өлкәннәр олы таяныч

Иске Балтач. 1 октябрь - "Балтач таңнары". Балтач районы дәүләт ветеринария системасында остазларга хөрмәт белән карыйлар.

Ветеринария хезмәткәрләренә терлекчелек белән шөгыльләнүчеләрнең йомышы төшеп тора. Соңгы елларда авылларда маллар саны кыскара, ләкин бу тармак һөнәр ияләренә эш арта бара дип әйтерлек.  Чынлап та шулай, чөнки маллар һәм кешеләр өчен уртак куркыныч авыруларның яңалары да, онытылганнары да баш калкытунын күреп, ишетеп торабыз. Гадәттән тыш хәлләр булмасын өчен  ветеринария хезмәткәрләреннән уяулык таләп ителә. Иминлек  тәэмин итү фронтында  бик җаваплы эш башкара бу һөнәр ияләре.

Җәйнең соңгы көнендә Россиянең ветеринария тармагы олы юбилеен билгеләде. Илдә дәүләт ветеринария хезмәте булдырылуга 135 ел тулды.

Терлекчелек төбәге  буларак, безнең районда да бу тармакның үз тарихы, барларлык уңышлары бар. Район ветеринария станциясе начальнигы Гөлнара  Солтанова билгеләвенчә,  бу система  тулы гаилә  династияләре белән горурлана. Ул үзе әтисе-Гомәр Нигамәтҗанов юлларыннан киткән. Булат Габдуллин да әтисе Фигат һәм әнисе Лида  хезмәтен дәвам итә.  Иске Тимкә ветеринария участогы мөдире Ризгать Рмазанов  та ветеринарлар династиясеннән. Әтисе Гани күп еллар "Россия" колхозында хезмәт куйды. Апасы-Флүрә, абыйсы -Тимур да югары белемле ветеринария белгечләре. Ә Ришат Шәриповның улы Алмаз хезмәтне дәвам итү генә түгел, тармак  киләчәге өчен  тырышлыгын сала. Алмаз-БДАУда  студентларны укыта.  Миргаязовлар да ветеринарлар династиясе буларак билгеле.  Фәрит Миргаязовның  зур әтисе Сәрвәртдин ветеринария хезмәткәре булган. Аскын, Караидел районнарында эшләгән. Тик 1943 елда Бөек Ватан сугышы кырларында аның гомере өзелгән.

  Район җирлегендә шәхси секторда 6270 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Ә җәмәгать секторында   мөгезле эре терлекләр  саны 6500 баштан артык.  Авыл хуҗалыгы терлекләрен йогышлы һәм башка авыруларыннан саклау, терлекчелек продукциясенең сыйфатын һәм  куркынычсызлыгын тәэмин итү юнәлешендә утыздан артык хезмәткәр тырышлык сала.

-Коллективыбыз бердәм. Безнең эштә шунсыз булмый да. Бер-беребезне бер сүздән аңлыйбыз. Эшлибез. Ял итәргә дә мөмкинлек табабыз. Күптән түгел Казан шәһәрендә экскурсиядә булып кайттык. Аңа кадәр Ижевск шәһәренә сәяхәт кылган идек,-ди Гөлнара Солтанова, хезмәттәшләренең бердәмлеген югары бәһалап.

Тик бер мәсьәлә борчый,  тармакка яшь белгечләр килми. Бүген район ветеринария станциясе системасында эшләүче иң өлкән хезмәткәр - Фәрит Миргаязовка  63 яшь. Ә иң яшь һөнәрман Эдуард Сөләйманов дүртенче дистәне ваклый.

-Әлеге вакытта районның ветеринария системасына берәр ветеринария врачы   фельдшеры кирәк.  Эшкә урнашырга теләүче юк. Уку йортларында ветеринария белгечлегенә күпчелек кызлар укый. Ә алар кулларына диплом алганнан соң шәһәрдә калу ягын карый.  Баксаң, авылга эшкә кайткан яшь белгечләргә дәүләт ярдәме дә күрсәтелә,-дип борчыла җирле ведомство җитәкчесе.

   Шуларны уйлаганда, биредә, чын мәгънәсендә алыштыргысыз белгечләр хезмәт куя, дип әйтерлек.  Әлеге вакытта биш пенсионер хезмәтен дәвам итә. Остазларга хөрмәт белән карыйлар.

-Аларда тормыш тәрибәсе дә, һөнәр осталыгы да җитәрлек. Һәр эшне остазлар белән киңәшләшүдән башлыйм. Алар минем төп таянычым,-ди Гөлнара Солтанова,  абруйлы һөнәрдәшләре белән таныштырып.

Әйдәүче белгеч-Фәрит Миргаязов шундыйларның берсе. 1982 елда Башкорт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң, гел ветеринария хезмәтендә. Башта “Балтач совхозы”нда ветврач булып эшли.  Соңрак Штәнде ветеринария участогына мөдирлек итә. Бераздан,  һөнәрчелек училищесында ветеринария бүлеге ачылгач, анда  эшкә килә. Ике ел дәвамында  ветеринария фельдшеры белгечлеге буенча укучы студентларны  һөнәр серләренә төшендерә.

-Фәрит абыйга төнлә мөрәҗәгать итсәләр дә,  ялындырып тормый чирле мал янына килә. Аңа мал хуҗалары беркайчан да сүз китерми. Үзенә йөкләнгәзн эшләрне ул җиренә җиткереп башкара.  Чирләрне профилактикалау эшеннән тыш ул ана терлекләрне ясалма орлыкландыру буенча киңәшче  булып та эшли,-ди аның турында җитәкче.

Көз җитсә, малларда  еш кына тимпания күзәтелә. Малларның күпләп ашлык ашап агулангану очраклары да булгалап тора. Менә шундый чакларда мал хуҗалары ветеринария хезмәткәренә мөрәҗәгать  итә. 

-Ел саен уртача җиде-сигез шундый очрак теркәлә. Бодай ашап, агуланып инде үлеп беткән сыерны да коткарганым бар. Сәламәт мал-туар-безнең эшнең нәтиҗәсе.  Агрономның эше чәчүдән соң, басулар яшеллеккә күмәлә башлаудан ук күренә. Ә безнең эш, вакцинация үткәргән очракта да,  маллар арасында чир баш калкытмаса гына бәһалана,-ди ул эшенең үтә дә җаваплы булуына басым ясап.  

Рита Әминева хезмәт юлын 1986 елда башлый.  Башкорт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, ветеринария лабораториясенә эшкә килгән. Терлек азыгы, авыл хуҗалыгы продукциясе сыйфатын тикшерү фронтында  миллионнарча  үрнәк аның кулларыннан узган. 2009 елдан башлап ул ветсанэкспертиза бүлегендә эшли. Терлекчелек продукциясенә, бигрәк тә, аның сыйфатына таләпләр катгый. Мал-туар туганыннан башлап, продукция булганчыга каләр күзәтү астында. Моның өчен махсус программалар булдырылган. Терлекчелек продукциясен озату документлары бары да  ветсанэкспертиза бүлеге аша уза.

-Ветеринария- теләге булып, үз эшен яратып башкарганнарның эше,-ди ул тармакта  үз эшенә тугры һөнәрманнар  хезмәт куюын билгеләп.

Түбәнн Карыш   ветеринария участогы мөдире  Ришат  Шәрипов та: “Ветеринар эш эше беркайчан да җиңел булмады,”-дигән фикердә.  1977 елдан башлап шушы тармакта эшләгән хезмәткәрнең үз тәҗрибәсе, үз алымнары.  Хезмәт юлын ул Стәрлетемак авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлагач, Калинин исемендәге колхозда  ветеринария фельдшеры  сыйфатында башлый. Арытабан  армия сафларында хезмәт итә. Бер ел эшләгәннән соң белем арттыру теләге туа. 1983 елда Башкорт авыл хуҗалыгы институтына укырга керә.  Югары белемгә ия булгач янә туган ягына эшкә кайта. Калинин исемендәге колхозның баш ветеринария врачы булып эшли. 1996-2000 елларда  шушы хуҗылк белән җитәчелек итәргә дә туры килә үзенә.  2001 елдан башлап район дәүләт ветеринария системасында эшли. Ветврач ике авыл җирлегендә 13 авылдагы шәхси хуҗалыкларны, ике авыл хуҗалыгы предприятиесен хезмәтләндерә.

Түбән Карыш ветеринария участогында тагын бер узаман эшли. Начар авылыннан Салават Галихановның шушы тармак  да хезмәт биографиясенең төп өлеше. Башта Ильич исемендәге колхозда эшли. Район дәүләт ветеринария системасына эшкә  килгәненә дә  инде дистәдән артык  ел узган. Начар авылы халкыннан аның хезмәтенә карата бары тик уңай сүзләр генә ишетәсең.

Түбән Сикияз ветеринария участогыннан Илдар Сафиуллин да үз  һөнәренең остасы. Эшенә  җаваплы карап, терлекләр авыруларын кисәтү  юнәлешендә армый-талмый хезмәт итүен дәвам итә. 1989 елда Дуван авыл хуҗалыгы техзникумын башлагач, хезмәт юлын ул “Сигнал” колхозында  ветеринария фельдшеры сыйфатында башлаган. Арытабан “Искра” хуҗалыгында шул ук хезмәт. Дәүләт ветеринария системасына эшкә килгәч иңнәрендә җаваплылык тагын да арткан. Ләкин ул зарлана торганнардан түгел.

Эш күп ветеринария хезмәткәрләренә. Халык белән дә күп эшләргә туры килә. Малларны испкә куюга халык бик җаваплы карамый. Ә моны ветеринария хезмәткәрләреннән таләп итәләр. Чөнки исәптә булмаган мал да чирләргә һәм ул эпидемия чыганагы булырга мөмкин. Нишләптер безнең халык чыгым турында гына уйлый. Янәсе, салым түләтү өчен малны исәпкә куюны таләп итәләр, дигән фикер йөртүчеләр күп.  Ә исәпкә кую мал- туар хуҗасына файдага гына. Чөнки мал белән гадәттән тыш хәл була икән, ул исәпкә куелган очракта гына  йорт хуҗасы аның өчен компенсация ала алачак. Вакциналар да исәптәге маллар өчен генә бирелә.

-Аңлату эшләре дә алып барырга туры килә. Өлкән яшьтәге хезмәткәрләрдә тормыш тәҗрибәсе зур. Алар  мал-туар хуҗалары белән уртак тел таба белә. Монысы да үзе эшеңне яратып һәм тырышып башкару билгесе,- ди ветстанөия начальнигы Гөлнара Солтанова остазлары белән горурланып.

 

 

Автор:Дамир Хайртдинов
Читайте нас: