Уфа. 29 сентябрь - "Балтач тааңнары". Башкортстанда яшәүчеләрне Республика көне уңаеннан өстәмә ял көне көтә.
Башкортстан Республикасы Гаилә, хезмәт һем халыкны социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.
«Башкортстан Республикасында бәйрәм һәм истәлекле көннәр турында» Башкортостан Республикасы законына ярашлы, 11 октябрь – Республика көне – Башкорт Совет Социалистик Республикасының Дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителгән көн эшләми торган бәйрәм көне булып тора.
2022-нче елда 11 октябрьнең ял көне сишәмбегә туры килә. 10 октябрь дүшәмбе көнне эш озынлыгы бер сәгатькә кыскартыла.
Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 120 статьясы нигезендә ел саен төп яки еллык өстәмә түләүле ял биргәндә 11 октябрь – Республика көне отпуск көннәре исәбенә кертелми.