Уфа. 29 сентябрь - "Балтач таңнары". Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Азат Бадранов махсус хәрби операциягә барырга теләк белдергән.
Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Азат Бадранов махсус хәрби операциягә җибәрүне сорап гариза язуы турында, Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хабировның социаль челтәрдә язмасына сылтама белән, “Йәшлек” хәбәр итә. .
– Мин аның карарын хупладым. Бер вакытта да яшермәдем, без Азат белән хезмәттәшләр генә түгел, дуслар, бер-беребезгә рухи яктан якын кешеләр. Аның карары белән горурланам. Чын ир-егетләр шулай эшләргә тиештер, дип исәпләдем.
Бу көннәрдә башка җитәкчелеләр дә намус белән махсус операциядә катнашырга карар итә һәм үз теләге белән яуга китте, – дип язган социаль челтәрдә Башкортстан Башлыгы.