Укытучыны шөпшә чаккан...
Бәхетсезлек очрагы Түбән Новгород өлкәсендә теркәлгән. 74 яшьлек информатика укытучысы шөпшә чагып үлгән. Бу хакта kp.ru.га сылтама белән ВТ үзенең сайтында хәбәр итте.
Басма мәгълүматлары буенча, ир урманга гөмбәгә дип киткән һәм юкка чыккан. Укытучының туганнары волонтерлардан эзләүдә ярдәм итүләрен сораганнар. Пенсионерның гәүдәсен берничә көннән урманда тапканнар.
Фаразлар буенча, укытучы шөпшә оясына баскан һәм корт чагып, анафилактик шоктан үлгән.
Ялгызыгыз урманга юлланмагыз! Көтелмәгән хәл корбаны булудан үзегезне саклагыз!