Барлык яңалыклар
Новости
23 сентябрь , 08:50

Күзәй авылына юл һәм заманча күпер эшләнә!

Зур төзелеш мәсьәләләре буенча район Хакимиятендә киңәшмә үтте.

Күзәй авылына юл һәм заманча күпер эшләнә!
Күзәй авылына юл һәм заманча күпер эшләнә!

 

Зур төзелеш мәсьәләләре буенча район Хакимиятендә киңәшмә үтте.

 

Анда төзелеш эшләре подрядчысы, "Танып" җәмгыяте директоры Овик Нгреян, “БР Башкирдортранспроекты”  җәмгыяте директоры урынбасары Альберт Сөләйманов катнашты.

“Объект бик катлаулы – Йөгерек Таныпа елгасын, поселокара газүткәргечне кисеп үтә. Эш барышында сораулар, мәсьәләләр туа, әмма аларның барысы да хәл ителә”, — дип язды район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев социаль челтәрләрдә.

Бу күпер һәм юл төзелешен Күзәй, Тибел, Шәвьяды авылларында яшәүче халык зур өметләр белән көтә. Әлеге объект төзелеп бетеп файдалануга тапшырылса, райондашларыбызның күп кыенлыкларын хәл итәр иде.

Күзәй авылына юл һәм заманча күпер эшләнә!
Күзәй авылына юл һәм заманча күпер эшләнә!
Автор:
Читайте нас в