Барлык яңалыклар
Новости
23 сентябрь , 14:52

Иске Дүртекәй авылында мәңгелек йорт төзекләндерелде

Бу зур эш “ППМИ-2022” программасы чикләрендә тормышка ашырылды.

Иске Дүртекәй авылында мәңгелек йорт төзекләндерелде
Иске Дүртекәй авылында мәңгелек йорт төзекләндерелде

 

Бу зур эш “ППМИ-2022” программасы чикләрендә тормышка ашырылды.

 

Сәйтәк авыл биләмәсенең Иске Дүртекәй авылы халкы быел Урындагы башлангычларны яклау программасы шартларын уңышлы үтеп, авыл зиратын төзекләндерде.

—Халык тәүге җыеннардан ук бер сүздә, бер уйда эш итте. Уртак теләк берләштерде аларны: зиратны төзекләндерергә. Конкурста катнашырга бертавыштан теләк белдерделәр, инициатив төркем сайладылар, халыктан җыясы сумманы ике көн эчендә җыеп алдылар. Һәм барлык документация эшен вакытында тапшырып, быел конкурс шартларын уңышлы үттек, мәңгелек йортны төзекләндереп куйдык, — ди Сәйтәк авыл биләмәсе башлыгы Эльза Фаюршина.

Халык, алдан килешенгәнчә, программа чикләрендәге акчага төзелеш материаллары сатып алган һәм дүртекәйлеләр эшне өмә белән башкарганнар.

—Сигез көн эшләдек. Чистарттык, иске рәшәткәләрне сүтеп алдык. Авыл халкы арасыннан намуслы кешеләр көн саен килделәр, читләшүчеләр дә булды. Анысы алар намусында, — ди инициатив төркем җитәкчесе Вячеслав Калиев.

Без Иске Дүртекәйгә барган көнне авыл старостасы Михаил Давлетов белән эшне төгәлләп кайтып кына кергәннәр иде алар.

 Халык мәнфәгате өчен булдырылган программаның киләчәктә дә тормышка ашырылуын тели Иске Дүртекәй авылы активистлары.

Автор фотолары

 

Иске Дүртекәй авылында мәңгелек йорт төзекләндерелде
Иске Дүртекәй авылында мәңгелек йорт төзекләндерелде
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас в