Барлык яңалыклар
Новости
22 сентябрь , 11:28

Уразай авылында яңа ФАП төзелеше тәмамлану алдында

Төзелеш эшләре барышы белән район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев танышты.

Уразай авылында яңа ФАП төзелеше тәмамлану алдында
Уразай авылында яңа ФАП төзелеше тәмамлану алдында

 

Төзелеш эшләре барышы белән район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев танышты.

 

Балтач үзәк хастаханәсенең баш табибы Салават Гыйльметдинов белән бергә Уразай авылындагы яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелешен карады Илгиз Әхвәс улы. Яңа объектны төзү инде тәмамлану стадиясендә.

Әлеге вакытта районда шундый ук ФАПлар өч авылда: Магашлы-Алмантай, Асавка һәм Түбән Иванай авылларында төзелә. Яңа, уңайлыклары булдырылган фельдшер-акушерлык пунктлары «Сәламәтлек саклау» милли проекты чикләрендә төзелә.

Авыллар халкының саулыгын кайтыртуга зур адым бу. Ә ак халатлыларыбызга тагын да нәтиҗәлерәк эшләргә этәргеч бирерлек чара — милли проектларның төпкел авылларда тормышка ашырылуы.

 

Уразай авылында яңа ФАП төзелеше тәмамлану алдында
Уразай авылында яңа ФАП төзелеше тәмамлану алдында
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас в