Барлык яңалыклар
Новости
22 сентябрь , 14:10

“Сиксән яшемә кадәр сурәтләр төшердем...”

Югары Карыш авылында яшәүче хезмәт ветераны Фәридә Шәйхаттарова шулай ди.

“Сиксән яшемә кадәр сурәтләр төшердем...”
“Сиксән яшемә кадәр сурәтләр төшердем...”

 

Югары Карыш авылында яшәүче хезмәт ветераны Фәридә Шәйхаттарова шулай ди.

 

Хезмәт елларын авылдагы “Райсельхозтехника” берләшмәсе филиалында заправкалаучы, хуҗалык мөдире сыйфатында намус белән эшләп үткәрә ул. Сабый чагыннан төрле сурәтләр төшерү теләге олыгайганчы озата бара үзен.

—Бигрәк рәсем ясарга яраттым. Әле дә төшерер идем. Сиксән яшем тулгач күземә операция ясатырга туры килде. Табиблар күзләремне сакларга кушты. Шуңа гына тукталдым. Инде 85яшемне тутырдым, — ди Фәридә Габделкәрим кызы.

Сурәтләрне күңеленнән төшерә ул. Бигрәк тә чәчәкләр сурәтләргә ярата. Тормышта гел матурлык күреп яшәгәнгә шулайдыр. Тормышына зарланмый. Булганына шөкер итеп, улы, килене, оныклары тәрбиясендә яши.

—Эшләгән чагымда эштән кайтып йорт мәшәкатьләрен тәмамлый идем дә, кулыма төсле карандаш,  алып, ак ватман битенә сурәт төшерергә утыра идем. Күңелгә рәхәт, тыныч булып кала торган иде. Сурәт төшереп җиләп китсәм, кулыма чигүемне алып утыра идем, — дип хәтерли Фәридә апа.

Аның эшләре күп еллар дәвамында авыл, район күләмендәге күргәзмәләрне бизәгән, баеткан. Чиккән әйберләре, кызганыч, үзенә истәлеккә дә калмаган. Таралып беткән.

Матур, бай күңелле кеше Фәридә апа. Яшьтән матурлыкны, гүзәллекне күрергә омтылган ханымның иҗат җимешләре тик соклану тудыра.

 

Автор фотолары

“Сиксән яшемә кадәр сурәтләр төшердем...”
“Сиксән яшемә кадәр сурәтләр төшердем...”
“Сиксән яшемә кадәр сурәтләр төшердем...”
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас в