Барлык яңалыклар
Новости
22 сентябрь , 10:04

Мобилизацияләнүчеләргә нинди ташламалар карала?

  Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко мобилизацияләнүчеләргә нинди ташламалар һәм хезмәт гарантияләре күздә тотылуын аңлаткан.

 Аның сүзләрен Кремль журналисты Дмитрий Смирнов үзенең телеграм-каналында китергән.

“Махсус хәрби операциядә катнашучыларга кайбер ярдәм чаралары билгеләнде дә инде. Алар – медицина, салым ташламалары, өстәмә һөнәри белемне бушлай алу, пенсиягә айлык өстәмә һәм башкалар. Бу ташламалар өлешчә мобилизацияләү кысасында армиягә чакырылучыларга да кагылачак”, – дигән Федерация Советы Рәисе.

Матвиенко шулай ук Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча законга махсус хәрби операциядә катнашучыларны хезмәт гарантияләре белән тәэмин итүгә юнәлтелгән төзәтмәләр әзерләнүе турында да әйткән.

ВТ

Фото: Башинформ

Автор:
Читайте нас в