Барлык яңалыклар
Новости
22 сентябрь , 08:47

Мобилизация очрагында кемнәр беренче чиратта чакырыла?

21 сентябрьдән Россиядә өлешчә мобилизация игълан ителде.

Мобилизация очрагында кемнәр беренче чиратта чакырыла?
Мобилизация очрагында кемнәр беренче чиратта чакырыла?

 

21 сентябрьдән Россиядә өлешчә мобилизация игълан ителде.

 

Ил Президенты Владимир Путин шул хактагы Указга кул куйды.

Аңа ярашлы, хәрби хезмәткә әлегә запаста торган гражданнар чакырылачак. Беренче чиратта, солдат киемен элегрәк армия хезмәтен үтеп, хәрби-исәп белгечлегенә һәм тәҗрибәгә ия булганнар чакырылачак.

Өлешчә мобилизация Россиянең суверенитетын, территориаль бөтенлеген, аның гражданнарының хәвефсезлеген яклау өчен игълан ителә, диде Владимир Путин.

Указда дәүләт оборона заказын үтәү буенча өстәмә чаралар күздә тотыла. Чакырылучылар мәҗбүри рәвештә хәрби әзерлек узачак.

Хөкүмәткә оборона предприятиеләренең матди, финанс һәм ресурс тәэмин ителеш мәсьәләләрен хәл итәргә кушылды.

 

Фото: Башинформ

Автор:
Читайте нас в