Барлык яңалыклар
Новости
22 сентябрь , 11:20

“Хат ташучылар салым акчасын да җыйгач, бик уңайлы”

Балтач районы авылларында яшәүче олы буын вәкилләре почта хезмәткәрләренә ихлас рәхмәтле.  

“Хат ташучылар салым акчасын да җыйгач, бик уңайлы”
“Хат ташучылар салым акчасын да җыйгач, бик уңайлы”

 

Балтач районы авылларында яшәүче олы буын вәкилләре почта хезмәткәрләренә ихлас рәхмәтле.

 

Сәйтәк почта элемтә бүлекчәсенә караган Иске һәм Яңа Дүртекәй авылларында менә егерме ике ел инде Винария Набиуллина хат ташучы булып эшли.

Иске Дүртекәй белән Сәйтәк авыллары җиде километр ераклыкта урнашкан. Атнасына өч көн почта элемтә бүлекчәсенә кар-буран дими, койма яңгыр дими, җәйге челләдә эссе дими, эшенә ашыга ул.

Халыкны вакытлы матбугат басмаларына яздыра, кулланылган электр энергиясе өчен исәп-хисап ясата, көндәлек кирәк-ярак товарлар тәкъдим итә, сорауларын өйрәнеп эш итә хат ташучы. Соңгы  ун елда халыктан салым акчасын да җыялар.  

—Салым акчасын җыюыбызга бигрәк тә өлкән буын вәкилләре шат. “Үзебез барып йөргәнче, өйдән  килеп алып йомышыбызны үтисең бит, балам. Исән эшлә, рәхмәтләр яусын үзеңә!” — дип калалар, — ди Винария Садриевна.  

Иске Дүртекәй авылында — егерме дүрт, Яңа Дүртекәйдә егерме йортта халык яши. Матбугат басмаларына язылу кампаниясен көтеп ала хат ташучы. Әлеге вакытта 24 берәмлек район гәзитен тарата. “Пенсионер”, “Чолман”, “1000 советов”, “Судоку”, “Саша и Маша”, “Әллүки” кебек басмаларны укучылар бар безнең авылларда, ди хат ташучы.

—Халыктан җыелган җир, милек салымнары авыл биләмәсе бюджетын тулыландыруга юллана. Уңган хат ташучыларыбыз хезмәтләре белән безгә дә зур ярдәм күрсәтәләр, — ди Сәйтәк авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Эльза Фаюршина.   

Эшеннән канәгатьлек табып эшли белгән хат ташучылар күптән авыл халкының да, җитәкчеләрнең дә ышанычын яулап өлгергән.

 

Автор фотосы

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас в