Барлык яңалыклар
Новости
22 сентябрь , 10:30

Башкортстанның Краснокама районы башлыгы урынбасары ришвәт алганда тоткарланган

Ул эшкуарга ком чыгару буенча карьера участогы вәгъдә иткән.

Башкортстанның Краснокама районы Хакимияте башлыгы урынбасары Рәдиф Аксанов ришвәт алганда тоткарланган

Бу хакта республика буенча Эчке эшләр министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр иткән. Законсыз акчалата бүләк өчен түрә шәхси эшкуарга ком чыгару буенча карьера участогы вәгъдә иткән.

Хәбәрдән күренгәнчә, 35 яшьлек түрә шәхси очрашу барышында 38 яшьлек эшкуарга җир белән ярдәм итәргә тәкъдим иткән, шул ук вакытта аның вәкаләтләре булмаган. Полицейскийлар аны ришвәтнең бер өлешен алганда җинаять өстендә тоткан.

Чиновникка карата зур күләмдә ришвәт алу турында җинаять эше кузгатылган. Аңа чик кую чарасын сайлау мәсьәләсе хәл ителә.

“БР буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади хевефсезлек һәм коррупциягә каршы тору бүлеге хезметкәрләре җинаять эшен тикшерүне оператив алып баруны дәвам итә", — диелә хәбәрдә.

Чыганак: Уфа АиФ

Автор:
Читайте нас в