Барлык яңалыклар
Новости
22 сентябрь , 08:36

Башкортстанда зур һәм мөһим инвестпроект тормышка ашырыла башлаячак!

Белоруссиянең «Амкодор» компаниясе республикада авыл хуҗалыгы техникасы җитештерү буенча завод төзи башлый.

Бу хакта социаль челтәрләрдә Республика Башлыгы Радий Хабиров белдерде.

 “Биредә ашлыкны урып-җыюдан соң эшкәртү өчен җиһазлар җитештереләчәк.

Беларусь Республикасы Премьер – министры Роман Головченко һәм «Амкодор» компаниясе директорлар советы рәисе Александр Шакутин белән бергә төзелешкә символик старт бирелде.

Бу проект безгә нәрсә бирә? Машина төзелеше өлкәсендә югары компетенцияләр бирәчәк. Бу безнең үсеп килүче авыл хуҗалыгына кирәк.

Яңа завод «Уфа» индустриаль паркы территориясендә тергезеләчәк. Хәзер биредә мәйданчык әзерлиләр. Инвестицияләр күләме — 1 млрд сумнан артык, анда 250 кеше эшләячәк. Беренче продукцияне без киләсе елда Уфада узачак Россия һәм Беларусь регионнары форумында күрербез дип ышанабыз”, — дип язды Радий Фәрит улы үзенең сәхифәсендә.

Башкортстанда зур һәм мөһим инвестпроект тормышка ашырыла башлаячак!
Башкортстанда зур һәм мөһим инвестпроект тормышка ашырыла башлаячак!
Автор:
Читайте нас в