Барлык яңалыклар
Новости
22 сентябрь , 17:02

Балтачлылар “Чиста Танып+” акциясенә чыкты

Балтач җирендә башлангыч алган чара хәзер төбәкара масштабта үтә.

 

Балтач җирендә башлангыч алган чара хәзер төбәкара масштабта үтә.

 

“Чиста Танып” акциясенең инициаторы — Рифат Сафин. Берничә ел рәттән районның авыл биләмәләре арасында эстафета формасында узган чара соңгы елларда республикара күләмгә чыгып, хәзер төбәкара масштабка чыкты.

Аның тәрбияви әһәмияте зур. Быелдан ул “Чиста Танып+” дип атала.  Экологик өмәләр барышында Йөгерек Танып елгасы ярлары буе гына түгел, биләмә территориясендәге башка сулыклар буйлары да тәртипкә китерелде.

Аның бурычлары халыкның экологик культурасын күтәрүгә юнәлтелгән, шулай ук эчәр су дефициты проблемасын актуальләштерү, халыкны су чыганакларына сакчыл карашта булырга өндәү һәм башкаларга юнәлтелгән.

Районда өмәләр оештырылып, быел да район территорясендәге оешма, предприятиеләр хезмәткәрләре тырышлыгы белән елга ярлары төрле калдыклардан чистартылып, җыелган калдыклар махсус полигонга чыгарылды.

Акция Танып елгасы аккан барлык муниципаль берәмлекләр —Тәтешле, Аскын, Балтач, Борай, Бөре, Калтасы, Дүртөйле, Краснокама, Калтасы, Караидел, Мишкә районнарында үтә. Күрше Пермь краеның Чернушка районы да „Чиста Танып” акциясендә катнаша. Акция 22нче августтан 23нче сентябрьгә кадәр дәвам итә.

Чарада район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев катнашып, барлык активистларны сәламләде.

—Без яшәгән төбәктәге чисталык үзебездән тора. Без яхшы башлангычларны хуплыйбыз һәм килер буыннарга чиста, төзекләндерелгән, бай, матур җир калдырырга бурычлыбыз, — диде Илгиз Әхвәс улы.

 Акциядә район үзәгендәге барлык предприятие, оешма, учреждение эшчеләре актив катнашты. Җыелган чүп җиһазланган махсус мәйданнарга урнаштырылды.

—Халыкның экологик культурасы елдан-ел күтәрелә. Сулыклар  

Буенда калдырылган калдыкларның күләме кими. Бу без башлангыч биргән чараның уңай нәтиҗәсе. Чөнки акция чикләрендә халык арасында аңлату эшләре дә алып барыла, — ди Рифат Хатип улы.

Чара зур оешканлык белән халыкның бердәмлеге белән үтте.

 

Тулырак язма белән “Балтач таңнары” гәзите битләрендә танышырсыз

Газим Талипов фотолары

Балтачлылар “Чиста Танып+” акциясенә чыкты
Балтачлылар “Чиста Танып+” акциясенә чыкты
Балтачлылар “Чиста Танып+” акциясенә чыкты
Балтачлылар “Чиста Танып+” акциясенә чыкты
Балтачлылар “Чиста Танып+” акциясенә чыкты
Балтачлылар “Чиста Танып+” акциясенә чыкты
Балтачлылар “Чиста Танып+” акциясенә чыкты
Балтачлылар “Чиста Танып+” акциясенә чыкты
Балтачлылар “Чиста Танып+” акциясенә чыкты
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас в