Барлык яңалыклар
Новости
19 сентябрь , 15:03

Курск өлкәсеннән җимергеч торнадо узган

Курск өлкәсендә  торнадо нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган, 87 торак пункт утсыз калган

Курск өлкәсеннән җимергеч торнадо узган
Курск өлкәсеннән җимергеч торнадо узган

Курск. 19 сентябрь - "Балтач таңнары". Курск өлкәсендә  торнадо нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган, 87 торак пункт утсыз калган

Курск өлкәсендә   давыл ике кешенең гомерен өзгән. Дистәләгән йортларга һәм машиналарга  зыян килгән. Агачларны  көчле җил  тамыры белән аударган.

Давыл автотехник колледж бинасын да җимергән.Түбәне очырган, тәрәзәләрне ваткан.   Тулай торакта тәрәзә пыяласы ватылып,   пыяла кисәге  бүлмәдәге  студентның корсагына эләккән. Егет ашыгыч ярдәм килгәнче  һәлак җбулган. Фаҗига факты буенча  Тикшерү комитеты  эш башлаган.

Һава  шартлары көйсезлегенең  икенче корбаны   үзен  агач  бастырудан һәлак булган.

Өермәле җил  Ольговка авылы янында формалашкан. Шаһитләр кара  бүрәнкәнеңзур тизлек белән хәрәкәт  торак пунктларга якынлашуын  һәм үз юлында бар нәрсәне  юк итеп килгәнен видеога төшереп алганнар. 

Торнадо күк күкрәү һәм көчле яңгыр белән озатылган. 90га якын  торак пункт электрсыз калган. Ремонт бригадалары электр линияләрендәге аварияләр нәтиҗәләрен бетерү белән шөгыльләнә.  Юллар  һәм ишегаллары чистартыла.  

Автор:
Читайте нас в