Барлык яңалыклар
Новости
16 сентябрь 2022, 11:00

“Рассвет”та туңга сөрүне туңга калдырмыйлар

“Рассвет” җәмгыятендә бу көнгә  биш йөз гектардан артык мәйданда җирләрне туңга сөрделәр

“Рассвет”та туңга сөрүне туңга калдырмыйлар
“Рассвет”та туңга сөрүне туңга калдырмыйлар

Иштирәк. 16 сентябрь - "Балтач таңнары". “Рассвет” җәмгыятендә бу көнгә  биш йөз гектардан артык мәйданда җирләрне туңга сөрделәр.

 

Игенче сүзлегендә “августта туңга сөрү” дигән төшенчә бар.  Болай эшләгәндә, сөргән җирдә беркадәр чүп үләннәре шытып чыгып, салкыннар башлангач, туңып юкка чыга.  “Августта туңга сөрү”нең файдасын, беренче чиратта, шунда күрәләр.

Гадәттә, туңга сөрүгә  урак башлангач ук диярлек төшәләр.   “Рассвет” җәмгыятендә бу эш яхшы оештырылган. Җәмыятьтә дә сабаннар комбайннар артыннан ук диярлек кырга чыкты.

-Яз явымлы килгәнлектән һәм кыр эшләре  юеш җирдә башкарылганлыктан, быел күп басуларда җир тыгызланды. Техникага авыр. Ләкин барлык басуларны да көуннәрне ныклап салкынайтканга кадәр туңга сөреп калдырырга тырышачакбыз,-диләр игенчеләр, башкарган эшләре белән таныштырып.  

Җәмгыятьтә сезонлы барлык эшләрне дә вакытында башкарырга тырышалар. Бөртекле культуралар уңышын җыю төгәлләнде.  Хәзер ул кырларда салам җыю эшләрен төгәллиселәре бар.

-Басуларның уңдырышлылыгын арттыруга да җаваплы карыйбыз. Иштирәк, Чишмә авыллары тирәсендәге, барлыгы йөз гектарга якын кырларга  органик ашламалар  чыгардык,-ди хуҗалык җитәкчесе  Фидарит Мирһаҗев, игенчеләрнең тырышлыгын югары бәһалап.

Ә югары тарту классынддагы тракторлар туңга сөрү эшләренә “җигелгән”.  Бүген җәмгыять басуларын К-744 һәм Т-150 тракторлары иңли. Механизатор Фирдәвес Абраров, Финат Шәйнуровлар тракторлар куәтен тулы файдалана. Айга якын вакыт эчендә 520 гектарда туңга сөрү эшләре башкарган алар.

Автор:Дамир Хайртдинов
Читайте нас: