Барлык яңалыклар
Новости
16 сентябрь 2022, 09:24

Башкортстанда бер юл участогында ремонт эшләре вакытыннан алда төгәлләнгән

Уфа-Бөре -Яңавыл юлының участогында,   илкүләм проект чикләрендә,  ремонт эшләрен  графиктан алда төгәлләнгән

Башкортстанда бер юл участогында ремонт эшләре вакытыннан алда төгәлләнгән
Башкортстанда бер юл участогында ремонт эшләре вакытыннан алда төгәлләнгән

Башкортстан. 16 сентябрь - "Балтач таңнары".  Уфа-Бөре -Яңавыл юлының участогында,   илкүләм проект чикләрендә,  ремонт эшләрен  графиктан алда төгәлләнгән. 

 

Башкортстан Республикасында «Имин сыйфатлы юллар»  илкүләм проекты  чикләрендә  Уфа-Бөре-Яңавы  юлының  бер участогында оемонт эшләре графиктан бер ай алда  тәмамланган. Участокның озынлыгы дүрт километр контрактның бәясе-51,7 миллион сум.

Объектта фрезерлау, тигезләү катламын булдырып,  SP-16Э  өслеген җәйделәр.  Шулай ук юлга тоташкан урыннар тәртипкә китерелде, юл тамгалары ясалды, шул исәптән термопластиктан.

— 2022 елда төбәк һәм муниципальара әһәмияттәге 384 км участокны һәм 455 озынлыктагы тугыз күперне ремонтлау планлаштырылган иде, - дип ассызыклады Башкортостан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев.

Автоюлларны модернизацияләү кысаларында төзүчеләр шулай ук торак пунктларга керү юлларын, транспорт чишелешләрен, дача юлларын һәм яктырту системаларын ремонтлыйлар.

Белешмә:

"Имин сыйфатлы юллар" милли проекты Россия Транспорт министрлыгы тарафыннан «2030 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында» Президент Указы нигезләмәләрен үтәү максатларында эшләнгән. Милли проектның масштабы бөтен илне диярлек үз эченә ала, анда Россиянең 85 субъекты һәм 105 шәһәр агломерациясе катнаша. Россия субъектларының юл эшчәнлеге программаларын финанслау федераль һәм региональ бюджетлардан гамәлгә ашырыла.

Автор:
Читайте нас: