Барлык яңалыклар
Новости
16 сентябрь 2022, 15:44

Балтачта укучылар 66 санлы янгын сүндерү частендә булдылар

Хәвефсезлек айлыгы чикләрендә Иске Балтач 2нче урта мәктәбе укучылары 66 санлы янгын сүндерү частенә экскурсиягә килделәр.

Бишенче “а” классы укучылары, класс җитәкчеләре Лилиана Акберова, өлкән вожатый Гөлгенә Мусина озатуында 66 санлы янгын сүндерү частенә сәяхәт кылдылар. Биредә үсмерләрне янгын сүндерүчеләр көтеп алдылар. Икенче каравыл начальнигы Владимир Миннигалиев кыз һәм малайларны КамАЗ, Урал автомашиналары базасындагы янгын сүндерү расчетларының техник мөмкинлекләре белән якыннан таныштырды.  Авария-коткару аппаратурасы аеруча кызыксыну тудырды.

—Ягулык түгелгән юл-транспорт һәлакәтләре очрагында кулланыла бу комбинированный “кайчы”, — дип аңлатты Владимир Олегович. — Очкын бирә торган инструмент куллану тыелган очракларда нәкъ шушы аппарат кулланыла.

Янгын күзәтчелеге дәүләр инспекторы, эчке хезмәт подполковнигы Булат Хәсәнов теоретик өлешне аңлатты.

—Владимир Олегович сезгә, балалар, практик өлешне аңлатты. Биредәге техника янгын баш калкыткан очракта кулланыла. Ә янгыннар булмасын өчен нәрсә эшләргә кирәк? — дигән сорау бирде Булат Радим улы.

—Хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәргә кирәк! — дип хор белән җавап бирде үсмерләр.

Хәвефсезлек чараларына тукталып, ярамаган җирдә чүп яндырмаска, янгын баш калкыткан очракта “01” номерына шалтыратырга кирәклеген хәтергә төшерде.   

Гадәттән тыш хәлләр буенча республика дәүләт комитетының профилактика үзәге инструкторы Ришат Хиҗәпов профилактика эшләре алып баруның әһәмиятенә тукталды. Янгыннарга урын булмасын өчен өйләрдә, социаль учреждениеләрдә янгын чыгуны искәрткән җайланмалар кулланылуы, ул җайланма эшләп китсә, кичекмәстән бинадан чыгып китү хәстәрен күрү кирәклеге турында аңлатты.

Аннары погонлы абыйлары үсмерләргә памяткалар тараттылар.

— Аларда язылган мәгълүматны укып чыгып, гомер буена истә калдырыгыз һәм аларны үтәп яшәгез, — дип өндәделәр.

Азактан үсмерләр өлкән абыйларына сораулар биреп, истәлеккә фотога төштеләр һәм рәхмәт әйтеп таралыштылар.

Автор фотолары

Балтачта укучылар 66 санлы янгын сүндерү частендә булдылар
Балтачта укучылар 66 санлы янгын сүндерү частендә булдылар
Балтачта укучылар 66 санлы янгын сүндерү частендә булдылар
Балтачта укучылар 66 санлы янгын сүндерү частендә булдылар
Балтачта укучылар 66 санлы янгын сүндерү частендә булдылар
Балтачта укучылар 66 санлы янгын сүндерү частендә булдылар
Балтачта укучылар 66 санлы янгын сүндерү частендә булдылар
Балтачта укучылар 66 санлы янгын сүндерү частендә булдылар
Балтачта укучылар 66 санлы янгын сүндерү частендә булдылар
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: