Барлык яңалыклар
Новости
16 сентябрь 2022, 06:40

Балтачның “Сәхип-Агро” хуҗалыгында әле дә кып-кызыл җиләкләр өлгерә!

Шәхси эшкуарлар Лиана һәм Илдар Сәхиповларның шөгыле күпләрдә кызыксыну уятырлык.

Балтачның “Сәхип-Агро” хуҗалыгында әле дә кып-кызыл җиләкләр өлгерә!
Балтачның “Сәхип-Агро” хуҗалыгында әле дә кып-кызыл җиләкләр өлгерә!

 

Шәхси эшкуарлар Лиана һәм Илдар Сәхиповларның шөгыле күпләрдә кызыксыну уятырлык.

 

9500 төп  җир җиләге үсентесе, 500 куак кура җиләк, 6 гектар сарымсак – әле болар эшнең башы гына. “Сәхип-Агро” хуҗалыгы башлыгы Илдар Сахипов белдерүенчә, хуҗалыкта әле Альбион һәм Мальга җиләк биреп утыра. “Без яңадан Мурано һәм Сан Андреас сортларын утырттык. Кура җиләге - Маравилла һәм Херитейдж сортлары”, — ди ул.

 

Эшкуарларның идеясе - ял итәргә һәм авыл тормышына җанландырырга этәргеч бирерлек туристлар өчен уңайлы мәйданчык булдыру. Биредә кунак йорты, янәшәдә ике күл бар - аларны тазартып, тирәнәйткәннәр. Ә планда - тагын да дистәләгән йорт, атта һәм җәяүле, көймәдә һәм катерда йөрү. Теләгәннәр балык тотарга йөри, җимеш җыя һәм сатып ала, аларны дөрес үстерергә өйрәнә. Быел кыш биредә каргизгечләрдә, чаңгыда һәм тимераякта шуарга мөмкин булачак, тюбинг трассасы өчен калкулык та бар.

Эко - һәм агротуризм проектларын тормышка ашыру, районда актив ял итү өчен бар мөмкинлекләр дә бар. Бу юнәлешләргә хәзер ихтыяҗ зур. Туристларга авыл тормышына бәйле әйберләр - авыл көнкүреше, фермер продуктлары кызык, алар безнең традицион һөнәрләрне өйрәнергә һәм милли аш-су әзерләргә тели.

“Кече эшкуарлык субъектлары ассоциациясе, «Минем бизнесым» үзәге, БР Төбәк лизинг компаниясеннән хезмәттәшләр белән район эшкуарлары белән очраштык - консультацияләр үткәрдек, проектларны тикшердек, сорауларга җавап бирдек. Биредә Сәхиповлар кебек энтузиастлар күп. Ә без һәр вакыт аларга ярдәм итәргә әзер. Илдар белән Лианага, Балтач районына уңышлар телибез!"- дип язган республика Эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов үзенең сәхифәсендә.

 

Газим Талипов фотосы

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: