Барлык яңалыклар
Новости
15 сентябрь 2022, 16:15

Уфа балыкчысы ике миилион яшьлек балык тоткан

Иглин районындагы Манчазы елгасында   ике миилион ящьлек    балык тотканнар

Уфа  балыкчысы ике миилион яшьлек  балык тоткан
Уфа балыкчысы ике миилион яшьлек балык тоткан

Охлебинино. 15 сентябрь - "Балтач таңнары". Иглин районындагы Манчазы елгасында   ике миилион яшьлек    балык тотканнар

Иглин районы сулыкларының берсендә Уфадан Роман Осокин уникаль экспонат  тапкан. Бу хакта «Эксперт Башкортостан» газетасы хәбәр итә..

 Гел балык каптырган урынына,  ачыклап әйткәндә, Охлебинино авылы янындагы Манчаза елгасы тамагына барып, ул каты ташка  тап булган. Табыш белән кызыксынып, Роман аны   чистартып карарга  уйлый һәм гаҗәпкә кала! Ташта борынгы балык мөһере.

 Балыкчы аны үзе белән  өенә алып кайта

Ташның уникальлен алеонтолог, геология-минералогия фәннәре кандидаты һәм геология институтының өлкән фәнни хезмәткәре Рөстәм Якупов   раслаган. Ул  балыкны камбала дип саный, чөнки  мөһердә балыкның гәүдәсе, койрык һәм хәтта  тәңкә калдыклары бик яхшы күренә.

- Бу соңгы неоген чорындагы плиоцен балык, димәк, аңа ким дигәндә  ике миллион ел кирәк, - дип шәрехли галим.

Аның сүзләренчә,  борынгы Акчагыл диңгезе Урал тауларына кадәр  барып җиткән, һәм мондый балыклар безнең җирдә яши алгандыр, мөгаен.

 

 

 

Автор:
Читайте нас: