Барлык яңалыклар
Новости
15 сентябрь 2022, 10:54

Түбән Кансөяр авылының үз Кулибины бар

Кем соң ул, дисезме?

Түбән Кансөяр авылының үз Кулибины бар
Түбән Кансөяр авылының үз Кулибины бар

 

Кем соң ул, дисезме?

 

Әлеге вакытта авыл старостасы да булган, пенсия яшендәге (1955нче елгы)  Ямил Вәлиев ул. Аның йортында искиткеч җайланмалар, үз куллары белән булдырылган могҗизага тиң техника күреп хәйран булып кайттык.

—Авылга табигый газ ягулыгы килеп җиткәч, өйнең веранда, чолан өлешен үзгәртеп корырга мохтаҗлык туды. Шлактан блок сатып ала башласаң, бик кыйммәткә төшә. Үземнең тормыш тәҗрибәмне кушып, Интернет челтәрендә өйрәтелгән видеолардан карап арбалитовый блок сугу җайланмасы булдырдым, — дип безне үзенең җайланмалары белән таныштыра башлады хуҗа.

 60х20х30 сантиметр зурлыктагы блокны ылыслы агач йомычкасы, акбур, цемент катнашмасыннан җитештерә. Мондый блок череми, янмый.  Бер блок ике тәүлек эчендә катып әзер була. Өч метрга – җиде метр зурлыктагы янкорманы күтәрүгә җитәрлек блок хәзерләү өчен хуҗаның үз куллары белән булдырган бетон бутагыч ярдәмендә 154 миксер катнашма кирәк булган.  Бер блокка 10 килограмм цемент, 10 чиләк йомычка, ярты килограмм акбур китә.  

Йорт уртасындагы гадәти булмаган баганалар да игътибарыбызны җәлеп итте.

—Баганалар да коям, — дип елмайды Ямил Зәки улы һәм безне яңа корылмалары белән таныштыра башлады.

Әле 10 данә баганасы әзер хуҗаның. Баганаларны пыяла шешә сыныкларыннан катыра. Өч шешәне гөбегә салып ярымкүчәр белән сугып ваклый һәм цемент кушып катыра. Бер баганага уртача 105-110 пыяла шешә сыныгы (бу 35 чиләк сынык дигән сүз), кирәк ди.

Ул кадәр пыяланы кайдан ала соң оста?

—Чүплекләрдән җыям, авылдашлар да китерәләр. Килеп алуымны сорыйлар. Барып алам, — дип аңлатты.

Алтын куллы Ямил абый, димәк, яшәгән җиребезне калдыклардан арындырып, әйләнә-тирәне чистартуга да үз өлешен кертә.

Ташландык шешәләрне җыю өчен үз куллары белән җыйган тагылмалы мотоциклын куллана.

—Быелгы язда, ике ай эчендә җыйдым мин аны, — диде героебез. — “Урал” мотоциклы коробкасы, мотоблок двигателе, “Урал” тәгәрмәчләре  куйдым. Унбиш ат көчле мотоциклым 7-8 центнер йөкне бер кыенлыксыз тарта. Абзардагы симертүгә куелган дүрт баш үгез малына җитәрлек печәнне гел шуның ярдәмендә ташыдым. Калкулыкка менеп чикләвек җыеп кайттым, блок сугу өчен пилорамадан черек, кипкән горбыль такталар ташыдым. Сынауны яхшы үтте мотоциклым. Сигнал утларын карап, көйлисе урыннарын көйләп, теркәргә әзерлим, — диде.

Техника җанлы оста әйтүенчә, үз куллары белән булдырган техника ягулыкны да бик экономияле яндыра икән.

Йорт буйлап сәяхәтне дәвам итәбез. Хуҗа безне гаражына алып керде. Биредәге кыру станогын күп еллар элек Туймазыдан алып кайткан. Аның ярдәмендә нәрсәгә, нинди запас өлеш кирәк, шуны кырып ала.

—Авылдашлар, күрше авыллардан да киләләр. Эшләп бирәм, — ди Ямил абый.

Ә  гараж эчендә утырган чылбырлы тракторны хуҗа биш ел җыйган. Анысы да унбиш ат көчле.  “Лифан” двигателе, “Урал” коробкасы куйган. Трактор хуҗалык эшләрендә зур куллану тапкан. Аның ярдәмендә хуҗа бакча сөрә, культивацияли, кышкы айларда Йөгерек Танып елгасына балык кармакларга йөри.

Теләге – чылбырлы тракторын да корып бетереп (быел пыялалар куйган) теркәп, законлы техника сыйфатында куллану.

Менә шундый матур кеше белән танышып кайттык без Түбән Кансөяр авылыннан. Җитештергән продукциясен артабан кайда реализацияләячәге турында сорашкач, болай дип җаваплады:

-Иске Балтачта яңа нигез корган улым Рөстәмнең ихатасын әйләнәгә киртәләп алырга баганалар кирәк. Блокларны аңа мунча күтәрергә җитештерү исәбе белән янып яшим.

Вәлиевлар 1985нче елдан хуҗаның туган-үскән авылы Түбән Кансөяр авылында яши. Аңа кадәр читтә хезмәт салганнар, дүрт бала үстергәннәр. Ямил Зәки улы элекке “Танып” колхозында 22 ел токарь, эретеп ябыштыручы, тимерче, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы булып эшләгән. Инде пенсиядә. Әлеге вакытта авылның алыштыргысыз старостасы. Авылдашлары үзен хөрмәт итәләр, яратып “базнең авылның Кулибины ул”, диләр. Авылдагы һәр эшне килешеп, аңлашып, берлектә башкаралар.

Ямил абый кебек уңган, булган, эзләнүчән, тормыш мәшәкатьләренә иҗади карап яшәгән кешеләре бизи безнең авылларны!

 

Автор фотолары һәм видеолары

 

 

Түбән Кансөяр авылының үз Кулибины бар
Түбән Кансөяр авылының үз Кулибины бар
Түбән Кансөяр авылының үз Кулибины бар
Түбән Кансөяр авылының үз Кулибины бар
Түбән Кансөяр авылының үз Кулибины бар
Түбән Кансөяр авылының үз Кулибины бар
Түбән Кансөяр авылының үз Кулибины бар
Түбән Кансөяр авылының үз Кулибины бар
Түбән Кансөяр авылының үз Кулибины бар
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: