Барлык яңалыклар
Новости
15 сентябрь 2022, 11:46

“Рассвет”та кырларга органик ашламалар чыгаралар

«Рассвет» җәмгыяте кырлары бу көннәрдә һәр көнне өч мең кубометрга якын черемә белән тулылана

“Рассвет”та кырларга органик ашламалар чыгаралар
“Рассвет”та кырларга органик ашламалар чыгаралар

Чишмә. 15 сентябрь - "Балтач таңнары". «Рассвет» җәмгыяте кырлары бу көннәрдә һәр көнне өч мең кубометрга якын черемә белән тулылана

 Туфрактагы гумус микъдарен саклау аны арттыру  югары уңыш  алу нигезе икәнлеген игенчеләр яхшы аңлый. 

Ел саен фермаларда тупланган тиресне басуларга чыгару хәстәрен күрәбез. Черемәгә без калдык, дип карамыйбыз. Безнең өчен зур байлык ул. Черемә басуга чыгарылгач, фермалар тирәсе чистарып кала. Ә иң мөһиме, тирес өемнәрен басуга чыгарып, никадәр суммада акчаны янга калдырабыз. Минераль ашламалар сатып алырга уйласак, йөзләрчә мең сум акча чыгарып салырга туры килер иде бит. Басуга чыгарылгач черемә берничә ел дәвамында безнең файдага эшли. Җирнең структурасын яхшырта, уңышны күтәрә,- ди җәмгыять директоры Фидарит Мирһаҗев, эшләр барывшы белән таныштырып.

Хуҗалыкка  район үзәгенең “Ремстройсервис” җәмгыяте эшчеләре ярдәмгә килгән.    Уңышы җыеп алынган кырык гектардагы кырларга  органик ашламалар чыгарганнар. Ике звено эшли. Бер звено Иштирәк  сөтчелек фермасында тупланган черемәне басуга чыгара.  Ә Артур Рәхмәтиев, Зөлфәт Гыймалтдинов, Илдар Муллаяровлардан торган звено Чишмә авылындагы терлек симертү фермасы тирәсенндә тупланган черемәне басугаа чыгару эшләре белән мәшгуль.

-Көнгә алтмыш әрҗә черемә төйим. Бер автомашинага егерме кубометр черемә төялә,- ди экскаваторчы Артур Рәхмәтиев, көнлек башкарган эшләре белән уртаклашып.

Димәк бер звено гына басуларны  көненә 1200 кубометр черемә  белән тулыландыра.

  Бер гектар җиргә  10 тонна өлгергән  черемә керткән очракта,   ул җир     1,2 центнер чамасы  азот фосфор, калий кебек  минераль  матдәләр белән байый дигән сүз.  Ә ашланган җир аш бирә.   

Автор:Дамир Хайртдинов
Читайте нас: