Барлык яңалыклар
Новости
15 сентябрь 2022, 17:11

Балтачта ветеринарлар күнегүләргә җыелды

Балтач район ветеринария станциясендә кош гриппына каршы торуга юнәлтелгән күнегүләр узды

Балтачта ветеринарлар күнегүләргә җыелды
Балтачта ветеринарлар күнегүләргә җыелды

Иске Балтач. 15 сентябрь -"Балтач таңнары". Балтач район ветеринария станциясендә кош гриппына каршы торуга юнәлтелгән күнегүләр узды.

Балтач районы ветеринарлары кош гриппының шартлы таралышына каршы төште. Бу күнегүләрнең бурычы иде.

Гадәттән тыш хәл булган очракта нинди чаралар күрелергә тиеш булса, белгечләр барысын да үтәделәр.

.-Кош гриппын ничек туктатырга һәм ул кеше өчен куркыныч икәнен беләбез. Гадәттән тыш хәл булдврмас өчен уяу булу кирәк,-ди район ветеринария станциясе начальнигы Гөлнара Солтанова.

Бит битлек белән ябылган, кием өстендә бер тапкыр кулланыла торган саклагыч костюм, резина бахилалар, өстәмә саклык чаралары...

Шартлы чир таралган урынга юл ябык. Дезеныицион барьер куелган. Белгечләр шартлы рәвештә чир ачыкланган урында эшкәртүләр үткәрә, шартлы рәвештә зарарланган кошларны юк итә.

Мондый күнегүләр ветеринария станциясендә планга ярашлы уза.

Автор:
Читайте нас: