Барлык яңалыклар
Новости
7 сентябрь 2022, 21:25

7 сентябрь-Бородино сугышы көне

Бүген, 7 сентябрь көнне 1812 ел Ватан сугышындагы канкойгыч Бородино сугышына 210 ел тулды

7 сентябрь-Бородино сугышы көне
7 сентябрь-Бородино сугышы көне

Мәскәү. 7 сентябрь -"Балтач таңнары". Бүген, 7 сентябрь көнне 1812 ел Ватан сугышындагы канкойгыч Бородино сугышына 210 ел тулды.

1812 елның 7 сентябрендә (26 август – иске стиль буенча) – Бородино сугышы Россия тарихында иң канкойгыч сугыш буларак билгеле.

1812 елгы Ватан сугышының генераль сугышы Можайск янында – Мәскәүдән 124 чакрым ераклыкта була.

Алты сәгать эчендә рус гаскәрләре дошманның каты һөҗүменә каргы тора. Ике яктан да югалтулар зур булган - 38 меңнән артык рус солдаты һәм 58 мең Француз солдаты.

Россия армиясе артка чигенде, ләкин сугыш сәләтен саклап калды. Наполеон Россия армиясен җиңә алмады. Кутузов партизан отрядлары көче белән «кече сугыш» оештырып, декабрь азагына Наполеон армиясе калдыкларын Россиядән куып чыгаруга ирешә.

Бородино сугышы XIX гасырның иң канкойгыч сугышларының берсе. Гомуми югалтулар исәпләвенчә, кырда сәгать саен 2,5 тән алып 8,5 меңгә кадәр кеше һәлак булган. Кайбер дивизияләр 80 процентка кадәр хезмәткәрләр составын югалткан.

Бу тарихи вакыйга хөрмәтенә 8 сентябрь - Россиядә билгеләнә торган хәрби дан көне итеп игълан ителгән.

Автор:
Читайте нас