Моның сәбәбе һава торышы эссе булуга бәйле.
23 августтан 5 сентябрьгә кадәр Башкортстан территориясендә республика халкының урманнарда булуына чикләүләр кертелде. Шулай ук анда автомобильләргә керү тыела.
Бу хакта 22 августта республика Хөкүмәте киңәшмәсендә гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты башлыгы Фәрит Гомәров хәбәр итте, дип яза ГОРОБЗОР.Ру
Аның сүзләренә караганда, тиешле боерык Башкортстанның урман хуҗалыгы министрлыгы исеменнән чыккан. Гомәров билгеләп үткәнчә, төбәктә эссе һава торышы аркасында шундый чаралар күрелгән.
Узган атнада республикада барлыгы дүрт урман янгыны теркәлгән, алар барысы да сүндерелгән.
Фото: ГОРОБЗОР.Ру