Иске Балтач. 19 август -"Балтач таңнары".Балтач районы Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев балтачлыларга район оешуның 92 еллыгы уңаеннан изге теләкләрен җиткерде.
Хөрмәтле балтачлылар! 1930 елның 20 августында, 92 ел элек, туган районыбыз барлыкка килгән. Бу бәйрәм безгә янә районыбыз тарихына мөрәҗәгать итәргә, туган як тарихының иң яхшы мизгелләрен искә алырга, хезмәтләре, батырлыгы, таланты белән дан тоткан кешеләрне искә алырга мөмкинлек бирә.
Безнең төбәгебезнең байлыгы-район халкының буыннар казанышы. Бүген без бәйрәмне яңа казанышлар һәм уңышлар белән каршылыйбыз.
Район халкы исеменнән, шәхсән үз исемемнән Башкортостан Республикасы башлыгы Радий Фәрит улы Хабировка, Башкортостан Республикасы Хөкүмәтенә районга күрсәткән игътибары һәм ярдәме өчен зур рәхмәт сүзләрен җиткерәм.
Без үз районыбызны яратабыз! Туган як язмышында күп нәрсәнең нәкъ менә бездән торуын аңлап, без аны тагын да имин һәм чәчәк атучы төбәк итәргә, аның тарихында үз эзебезне калдырырга телибез. Балтач районын матуррак, уңайлырак һәм баерак итеп киләсе буыннарга тапшыру өчен тырышачакбыз.
Барлык балтачлыларга, якташларга һәм район кунакларына нык сәламәтлек, яхшы кәеф, бәхет һәм иминлек, тынычлык һәм игелек телим!