Барлык яңалыклар
Новости
30 июль 2022, 08:50

"Башкорт аты" фестивалендә кәсепчеләрнең үз максаты

Учалы районы кәсепчесе "Башкорт аты" фестивалендә 150 мең сумнан артык суммага тематик сувенирлар сатарга исәпли

"Башкорт аты" фестивалендә кәсепчеләрнең үз максаты
"Башкорт аты" фестивалендә кәсепчеләрнең үз максаты

Баймак. 30 июль -"Балтач таңнары". Учалы районы кәсепчесе "Башкорт аты" фестивалендә 150 мең сумнан артык суммага тематик сувенирлар сатарга исәпли.

Кәсепче Азат Хәбибуллин - «Башҡорт аты»  республика фестивалендә катнашучы уникаль кешеләрнең берсе.

- Үзем металлургмын. Тик пенсиягә чыккач, тормышымны файдалы шөгыль белән төрләндерергә булдым, - дип сөйләгән мастер. - Эш бик тиз табылды: улым башкорт тематикасына сувенирлар ясау белән шөгыльләнде һәм мине дә моңа җәлеп итәргә булды.

Һөнәр пенсионерга күңеленә хуш килгән. Башта ул зур булмаган магнитлар ясаган, ә агач эшкәртү станогы сатып алгач, эш тауга киткән: әйләнеш арткан һәм продукциягә ихтыяҗ да арткан.

Үзенең продукциясе белән зур чараларда гел сәүдә итә. Курганда узган сабантуйда бер көн эчендә 150 мең скмлык сувенирлар саткан. Бу юлы кәсепче аннан да күбрәк суммага сатарга исәпли.

Автор:
Теглар:#bashhorsefest
Читайте нас: