Барлык яңалыклар
Новости
29 июль 2022, 15:05

Тарпан токымнары: башкорт абориген аты

Бүген, 29 июль көнне, Баймак районында Графское күле ярында «Башҡорт аты» («БАШкОРТ АТЫ»)  «Башҡорт аты» токымлы атларның республика фестивале башланды.

Тарпан токымнары: башкорт абориген аты
Тарпан токымнары: башкорт абориген аты

 

Бүген, 29 июль көнне, Баймак районында Графское күле ярында «Башҡорт аты» («БАШкОРТ АТЫ»)  «Башҡорт аты» токымлы атларның республика фестивале башланды.

 

Бу хакта сайтыбызда бәян иткән идек.

Зур бәйрәмнең беренче көне сайлап алу ярышларына багышлана. 30 июльдә узачак фестивальнең эшлекле программасы чикләрендә анда катнашучылар Башкортстанда елкычылык тармагын селекция һәм технологик тәэмин итүнең, шулай ук башкорт токымын камилләштерүнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышачак, дип яза чыганак.

Башкорт аты — кыргый атлар – тарпаннарның турыдан-туры токымнары, максималь табигый килеп чыккан уникаль токым. 

Башкорт аты күптән йортлаштырылган, әмма шул ук вакытта табигый тормыш рәвешенә якынны шактый дәрәҗәдә саклап калган. Бу токым Башкортстаннан читтә – Татарстанда, Чиләбе өлкәсендә һәм Калмыкиядә таралган.

"Башкорт атлары" нык һәм киң катламлы, куәтле мускулатура һәм югары булмаган буе белән аерылып тора. Табигать салган беренче сыйфатлар-чыдамлылык һәм үзаллылык. Терлекләр бүген дә далаларда табуннар белән асралалар. Башкорт аты кайбер сыйфатлары буенча селекция юлы белән чыгарылган токымнарга нәзакәтьлелек, ныклык, чыдамлылык кебек сыйфатларын бирә.

Башкорт атлары кышкы кырыс шартларда типкендә йөреп тә кар астыннан үзләренә азык таба белә. Аларның куе ялына багышлап күп иҗатчылар матур җырлар иҗат иткән. Кышын атларның тәне куе йон белән каплана. Шунлыктан кышның кырыс салкыннарын җиңел үткәрәләр.

Башкорт атлары искиткеч эшкә сәләтлелек белән дә аерыла. Ата-бабаларыбыз аларны күпләп үрчеткәннәр һәм ел әйләнәсенә ирекле шартларда асраганнар. Атларны авыл хуҗалыгында, ауда һәм җигүдә бүген дә актив кулланалар. Кирәк очракта, бу атлар сугышта кешенең ышанычлы ярдәмчеләре булалар. 1812 елгы сугышта башкорт аты зур өлеш кертә.  Мисал өчен, Балтач районының Көнтүгеш авылыннан Сабит Габҗәлил улы 1812 елда Наполеон сугышына үзенең аты белән барып, шуның белән кайткан. Башлангыч этапта генерал М. Шәйморатов җитәкчелегендәге танылган 112 нче Башкорт кавалерия дивизиясе башкорт токымлы атлар белән тулысынча диярлек комплектланган.

Быел Уфага килгән сәяхәтче якут Дугуйдан Винокуров фикеренчә,  урындагы абориген токымы якут абориген токымына охшаш.

«Белгеч хәтта аермаларны да таба алмый. Әмма якут айгырлары киңрәк», - дигән Дугайдан Винокуров.

Бүген абориген башкорт атлары күп калмаган. Республиканың авыл районнарында аны еш кына атланып йөрү һәм йөк ташу өчен кулланалар. Хәзер ул сөт токымы буларак зур әһәмияткә ия. Башкорт бияләренең сөте кымыз җитештерүдә кулланыла.

Балтач районында “Мотор” җәмгыяте казылык җитештерә. Ул ризык Балтач районында хәзер брендка тиң.  

Ә файдалы, дәвалау сыйфатларына ия кымызына аерым мәкалә багышларлык.

 

Фото: Александр ДАНИЛОВ

 

Автор:
Теглар:#bashhorsefest
Читайте нас: