Барлык яңалыклар
Новости
27 июль 2022, 16:14

“Рассвет”та урака төштеләр

Балтач районы “Рассвет” җәмгыяте кырларында  тәүге унбиш гектарда арышлар тезмәләргә ятты

“Рассвет”та урака төштеләр
“Рассвет”та урака төштеләр

Иштирәк. 27 июль - "Балтач таңнары". Балтач районы “Рассвет” җәмгыяте кырларында  тәүге унбиш гектарда арышлар тезмәләргә ятты

 

26 июль көнне Зианчура районында узган “Кыр көне”ндә Башкортстанда рәсми рәвештә урып-җыю эшләренә старт бирделәр.  Безнең район кырларында уракка төшәргә өлгерәннәдр иде инде. Узган атна ахырында “А7АгроРБ” җәмгыяте кырларыннан җыеп алынган ашлыкның тәүге тонналары саклагычларда урнашты.

Көн кыздыра. Кырдагы башаклар күзгә күренеп өлгерә бу көннәрдә. “Рассвет” җәмгыятеп игенчеләре дә уңышны вакытында җыеп алу максаты белән янып көя.  Көннәр коры торуга карамастан, арышны аеры ысул белән җыеп алырга карар иттеләр. Рөстәм Җиһангиров һәм Илдус Шакировлар “МакДон” ургычын басуга алып чыкты.  Берничә сәгать эчендә унбиш гектарда арыш тезмәләргә ятты.

--Игеннәр массасы шулкадыр калын. Хәтта ургычка да авыр,--диләр  игенчеләр, быел уңыш мул төшәчәгенә өмет итеп.

Хуҗалык басуларында арыш 600 гектарда.  Тора-бара башаклар тамырында да өлгерер. Чүп үләннәреннән чиста  басуларда уңышны игенчеләр турыдан-туры да җыеп суктырып алыр.  Болай “Рассвет”та игенчелек культурасы югары. Арпа, арыш басуларындабилчән үсеп утырганын күрмисең.

--Атна ахырына тезмәләрне җыеп суктыра башлаячакбыз. Комбайн паркы урып-җыю эшләренә әзер.—ди хуҗалык җитәкчесе Фидарит Мирһаҗев, максатлары белән таныштырып.

Комбайнчы  Рөстәм Суфияров, Салават һәм Марат Кашаповларга эш күп. Быел барлыгы  1600 гектардан уңыш җыеп аласы аларга.  Бер комбайн исәбенә йөкләнеш биш йөз гектардан артык туры килә. Республика күрсәткеченнән югарырак бу. Ләкин игенчеләр урып-җыю фронтында агротехник вакытка сыячакбыз, дип ышандыра.

-Урактагы комбайн эшен ике сменада оештырачакбыз. Суктыруда эшләүче комбакыннарга эш фонты ягыннан тоткарлык булмаячак,--ди  Фидарит Мирһаҗев, оештыру эшләре ничек куелуы белән таныштырып.

Быелгы җәй игенчеләр өчен уңай килде. Җәй башындагы яңгырлар игеннәрнең яхшы үсүен, башакларның тулышуын тәэмин итте,  ә җәй уртасындагы  эссе көннәр башаклр  өлгерүен тизләтте.  Һәм уңыш язмышы хәл ителәсе көннәр җитте.

 

 

Автор:Дамир Хайртдинов
Читайте нас: