Барлык яңалыклар
Новости
27 июль 2022, 09:35

Благовардагы сөт эшкәртү заводы илкүләм проектында катнаша

Благовардагы сөт эшкәртү заводы “Үземнеке-үзебезнеке”, “Авылча” маркалары астында кырык төрдән артык  продукция җитештерә

Благовардагы сөт эшкәртү заводы илкүләм проектында катнаша
Благовардагы сөт эшкәртү заводы илкүләм проектында катнаша

Языково. 27 июль - "Балтач таннары". Благовардагы сөт эшкәртү заводы “Үземнеке-үзебезнеке”, “Авылча” маркалары астында кырык төрдән артык  продукция җитештерә.

 

Благовардагы  «СН-продукт»  җәмгыяте «Хезмет җитештерүчәнлеге»милли проектын тормышка ашыруга кушылды.  

«СН-продукт» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте « Үземнеке-үзебезнеке» һәм « Авылча» сәүдә маркалары астында сөт продукциясе җитештерү белән шөгыльләнә. Анда 110 хезмәткәр эшли. Сөт эшкәртү заводы Благовар районында 2010 елда сөт кабул итү пунктының сепаратор бүлеге базасында барлыкка килгән. Бүгенге көндә анда 40тан артык төрдәге әзер продукция җитештерелә. Аалар арасында сөт, кефир, каймак, эремчек, май, йогурт, ряженка, катык  һәм башкалар бар.

  Башкортстаннан барлыгы  138 предприятие  «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты кысаларында сакчыл җитештерү инструментларын  үзләштерә. Аларның 5се сөт һәм әче сөт продукциясе җитештерүчеләр булып тора.  

 

Белешмә:

 

«Хезмәт җитештерүчәнлеге» милли проекты РФ Президенты Владимир Путинның 2018 елда Май указы нигезендә расланган һәм илдә ел саен хезмәт җитештерүчәнлеген 2024 елга  биш процентка арттыру өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән.

 

 

Автор:
Читайте нас: